Лаеш районының беренче сыйныф укучылары хәйриячеләрдән мәктәп кирәк-яраклары алдылар
Белем көне алдыннан хәйрия фонды Татарстанның 900 беренче сыйныф укучысына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр бүләк итте.
Бүләкләрне республиканың Лаеш, Балык Бистәсе, Мамадыш, Саба районнары, Казанның Вахитов һәм Идел Буе районнары балалары алды. Мәктәп җыелмалары балаларга «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» тематик чараларында тапшырылды.
-Без яңа уку елына әзерлекнең күп кенә гаиләләр өчен зур финанс йөкләмә булырга мөмкинлеген аңлыйбыз, шуңа күрә бу бурычны җиңеләйтергә омтылабыз. Ел саен без беренче сыйныф укучыларына беренче Белем көне чын бәйрәм булсын өчен мәктәп кирәк-яраклары бүләк итәбез, — диде хәйрия фондын гамәлгә куючы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский.
Гаиләләргә ярдәм «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында күрсәтелде. Исегезгә төшерәбез, ул Татарстанда 2007 елдан бирле үткәрелә. Акция аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, тәрбиягә бала алган һәм инвалид балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев