Лаеш техникумына Арча районыннан кунаклар килде
Арча районы Шушмабаш мәктәбенең агрокласс укучылары бүген Лаеш техник-икътисад техникумына һөнәри юнәлеш экскурсиясе белән килделәр.
Мәктәп укучылары өчен бу яңалык иде. Аларга техникумда нинди һөнәрләргә өйрәтәләр һәм бирегә керү өчен нәрсә тапшырырга кирәклеге турында сөйләделәр. Аеруча «Хокук саклау эшчәнлеге» юнәлеше кызыксындырды.
ЛТИТ студентлары атуда төгәллек һәм тиз арада корал җыю һәм сүтү сәләтен күрсәттеләр. Яшүсмерләр өчен бу бик кызыклы экскурсия иде. Бәлки, аларның берәрсе мәктәпне тәмамлагач Лаеш техникумына укырга керер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев