Лаеш балалары Бразилия, Австралия, Япония һәм башка илләрдә булдылар
Дөньяның алты иле буйлап сәяхәт итү "Яңа ел гадәтләре"н оештыручылар ярдәмендә мөмкин булды.
Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре спорт-күңел ачу программасын шулай дип атадылар алар яшь шәһәрлеләр өчен күңелле бәйрәм оештырдылар.
Балалар Бразилия, Австралия, Италия, Германия, Япония һәм Россия халыклары уеннары белән таныштылар.
Бу илләрдә Яңа елны ничек каршылауларын белделәр.
Бу көнне шәһәр чыршысына килгән барлык кешеләр дә канәгать калдылар, үз вакытларын шулай кызыклы итеп үткәрүләренә шатландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев