Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш боз аренасы тиздән ачылачак

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов ясалма бозлы ябык шугалакта төзелеш эшләренең барышын тикшерде. Эшчеләр соңгы этапка керештеләр: бизәкләү эшләре, инженерлык челтәрләрен һәм җиһазларны монтажлау, якын-тирәдәге территорияне төзекләндерү эшләре бара.

Бинада 25 кеше өчен душлы һәм санузеллы дүрт киенү бүлмәсе, кием киптерү өчен дүрт бүлмә, тимераяк үткәрләү өчен бүлмә, халыкның азмобиль төркемнәре өчен урыннар белән универсаль кабиналар һәм тренерлар бүлмәләре, прокатка бирелүче тимераяклы ботинкаларны саклау, бирү һәм киптерү бүлмәләре урнашачак.

-Биредә хоккей, фигуралы шуу буенча дәресләр уздыру өчен барысы да тәэмин ителергә тиеш. Массакүләм шууга өстенлек бирүче лаешлылар өчен барлык уңайлыкларны булдырырга кирәк, - дип ассызыклады Илдус Зарипов. Ул безнең халык яңа боз аренасында була алсын өчен, ел ахырына кадәр эш барышын көчәйтергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X