Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерләнә

​​​​​​​Бәйрәм чараларын үткәрүнең якынча программасы билгеле булды.

Район Советында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган чараларны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов (фотода уңда) бәйрәмне үткәрү этаплары турында сөйләде.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында территориаль бүлеге вәкиле Арслан Гидиатуллин волонтерларга, кунакларга һәм чарада катнашучыларга карата булган таләпләрне җиткерде. Барлык өлкәннәр битлекләр, ә ветераннар белән эшләүче волонтерлар перчаткалар да киергә тиеш.

Татарстан Республикасы Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовка бюст ачуны исәпкә алып, бәйрәм йөрешен үткәрү нечкәлекләренә игътибар юнәлтте. Быел митинг мемориаль стенаның арткы ягында үткәреләчәк.

2021 елның 9 маенда Лаеш шәһәрендә Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүнең якынча программасы:

10.00 - шәһәр Башкарма комитеты янында җыелу.

11.00 - Җиңү паркында тантаналы митингны үткәрү өчен шәһәрнең уку-укыту учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре колонналары парады.

Аннары бәйрәм Собор мәйданында концерт программасы, солдат боткасы һәм башкалар белән дәвам итәчәк. Кичке чаралар каралмаган.

21.00 - бәйрәм салюты.

Реклама хокукында 0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев