Лаеш призывниклары РФ Кораллы көчләрен тулыландырачак
Россия Федерациясе Президентының 2020 елның 30 мартындагы Указы нигезендә РФ Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш башлана. Лаеш районыннан егетләр армиягә 20 майдан соң китәчәк.
-29 райондашыбыз Ватанны саклаучылар булачак. Аларның сигезе төрле гаскәрләрдә машина йөртүчеләр булып хезмәт итәчәк. Лаеш техник-икътисад техникумын тәмамлаучылар, сәламәтлеге буенча туры килә торган икән, Самара янындагы шефлыкка алынган хәрби частькә китәчәк.- Традицион Призывник көне 2020 елның 22 маена планлаштырылган, - дип аңлатты Лаеш районы хәрби комиссары АлександрАфанасьев. - Без егетләребезгә хәрби хезмәткә сыйфатлы әзерләнүләрен телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев