Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районы Җиңүнең 76 еллыгын каршы алды

Май аеның аяз көне лаешлылар хәтерендә күп санлы бәйрәм чаралары белән истә калды.

Районның меңләгән кешесе шәһәр урамнарында Бөек Ватан сугышы тәмамлануның чираттагы еллыгын каршы алды.

Лаеш урамнары буйлап парад колонналары белән яшь армиячеләр һәм техникум студентлары, ЭЭМ һәм МЧС хезмәткәрләре, медиклар һәм шәһәр оешмалары хезмәткәрләре узды. Фронт автомобильләре һәм мотоцикллары колоннаны төгәлләде. Һәркемнең күкрәгендә георгий тасмалары - Бөек Ватан сугышында Җиңү символы. Быел “Үлемсез полк” онлайн-режимда узуга карамастан, бәйрәмгә күпләр фронтовик ата-бабаларының портретларын алып килгән.

Җиңү Паркында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның бронза бюстын ачу быел Җиңү көнен бәйрәм итүнең кульминациясе булды. Тантанада Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, шулай ук Борис Кирилловичның туганнары, ветеранның тол хатыны Әлфия Солтановна, кызы Наталья Борисовна һәм оныгы Александр Павлович мактаулы кунаклар булды.

-Бүген без арабыздан киткән Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кириллович Кузнецовны искә алабыз, - диде Илдус Зарипов. - Борис Кириллович һәрвакыт иҗтимагый актив кеше булды, яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә күп вакыт сарыф итте. Бөек кеше турындагы якты истәлекне без Җиңү Паркындагы бюст белән мәңгеләштердек.

Һәйкәлне ачуның мактаулы хокукын Борис Кузнецовның кызы һәм оныгына тапшырдылар. Герой бюсты һәм кызының охшашлыгы күпләрне гаҗәпләндерде. Наталья Борисовна үзе дә монументны аңа карап язган кебек булуын әйтте, аны һәрвакыт әтисенең күчермәсе дип атаганнар.

- Кызганычка каршы, бүген Борис Кириллович безнең белән түгел, - дип мөрәҗәгать итте шәһәрлеләргә Әлфия Солтановна. - Ул барыбызны да бетмәс-төкәнмәс энергия, оптимизм һәм тормыш сөючәнлек белән баеткан кеше иде. Ул бу шәһәрне бик яратты, анда гомеренең соңгы елларын уздырды. Бүген һәйкәлне ачу - ул Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовка хөрмәт күрсәтү. Чөнки ул үзе һәм батырлыгы турындагы хәтернең буыннар күңелендә саклануына лаек.

Собор мәйданында халык күңел ачулары башланды. Бәйрәм кунаклары куркыныч елларда китапханәнең ничек эшләве, тыл хезмәтчәннәренең нинди җырлар җырлавы һәм ничек хезмәт куюлары турында белделәр. Биредә үк кешеләрне ачлыктан коткарып калган ризык – бәрәңге, өй икмәге һәм алабутадан котлетлар татып карарга була иде.

Ә аннары бәйрәм концерты башланды - бик бай, матур һәм якты. Сәхнәгә яшь артистлар да, район халкы күптән яратып өлгергән кешеләр дә чыкты. Тамашачылар сугышчан иптәшләр һәм солдат аналары турындагы яраткан җырларга кушылып җырлады һәм һәр чыгышны көчле алкышлады. Шунда ук кичен лаешлылар зур экранда «Прощаться не будем» фильмын карадылар. Ә салют бәйрәмнең финал аккорды булды. Шәһәр халкының шат авазлары астында күкне төрле төстәге фейерверклар залплары яктыртты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев