Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районында «Ел тәрбиячесе»н сайладылар

Лаеш районы мәгариф идарәсендә музыка җитәкчеләре, тәрбиячеләр һәм физик тәрбия укытучылары ярышты.

Фотоны Диана Хоботина бирде

Конкурс берничә этапта узды. Читтән торып узганында педагог эссе һәм ачык дәрес видеосын әзерләгән иде. Урында үткәнендә биремнәр арасында презентация һәм осталык сәгате булды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 5 финалист грамоталар һәм дипломнар алды. Район этабында җиңүчеләр зона этабына уздылар.

- Беренче урынга бик шатмын, - дип уртаклашты «Музыкаль җитәкче» номинациясендә беренче урын алган Диана Хоботина. - Хәзер киләсе этапка әзерләнергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев