Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаеш районыннан өйрәнерлек нәрсәләр бар

Комлы Ковалида булган Татарстан авыл җирлекләре башлыклары өчен өйрәтү семинар-киңәшмәсендә мондый фикер бер генә яңгырамады.

Аңа җиде районнан 172 вәкил килде. Лаеш районына визит “Рамай” КФХдан  башланды. Монда кунаклар үрдәкләр үрчетү белән шөгыльләнгән хуҗалык продуктлары белән таныштылар. Ачык һавада Лаеш районы фермерлары һәм халык осталары казанышлары күргәзмәсе урнаштырылган иде. Семинарда катнашучылар бар нәрсә белән кызыксындылар: күпләре безнең районда балыкларның кыйммәтле төрләре үстерелүен һәм уннарча сортлы чәй чыгарылуын белмиләр. Башка район вәкилләре куелган продукция белән теләп таныштылар, авыз итеп карадылар һәм безнең осталар эшен фотога төшерделәр.

“Дорхан” заводы территориясендә тагын бер күргәзмә оештырылган иде. Монда барлык кунаклар районның сәнәгать предприятиеләре уңышлары белән таныштылар. Мәйдан хуҗаларыннан кала Казанның махсус автомобильләр заводы, “Полимикс”, “Техстрой”, “Ферекс” һәм башка заводлар әйберләре дә бар иде. Күпләре җирле предприятиеләрнең үз товарларын Россия төбәкләренә генә түгел, ә чит илләргә җибәрүләренә шак каттылар.

Делегация узган елда ачылган табиблык амбулаториясендә дә булды. Заманча җиһазлар һәм квалификацияле персонал районда сәламәтлек торышын яңа дәрәҗәгә күтәрү мөмкинлеге бирде.

-Безнең районда моңа охшаш нәрсәләр юк, - дип фикерләре белән уртаклаштылар делегатлар. – Гомумән Комлы Ковали – төзекләндерелгән һәм заманча поселок, эш урыннары булдырыла. Безгә дә  моңа омтылу үрнәге булып тора.

“Дуслык” спорт-ял итү үзәгендә семинарның пленар өлеше булды. Ул башланганчы катнашучыларга Лаеш районының 2018 елдагы социаль-икътисади үсеш казанышлары турында сөйләүче мини-фильм күрсәтелде.

Беренче булып Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин чыгыш ясады. Ул ТРда җирле үзидарәне үстерү, аның проблемалары һәм якындагы араларга перспективалар турында сөйләде. Лаеш район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова авыллар территорияләрен динамик үстерүгә юнәлтелгән чаралар турында бәян итте. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов авылда хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме чаралары турындагы мәсьәләне күтәрде. Авыл халкын борчыган санитар-эпидемиологик иминлек, яшәеш шартларын яхшырту, әйләнә-тирә мохитне саклау проблемалары да тикшерелде.

Әгъзам Гобәйдуллин эштәге уңышлары өчен берничә муниципалитет вәкилен бүләкләде. Матюшино авыл җирлеге башлыгы Надия Миңнуллина муниципаль берәмлекләр Советы Рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X