Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Лаешлылар - намуслы халык

Дзержинский урамында 29 һәм 42 йортлар янында чүп-чар өчен үрнәк мәйданчык урнашкан.

Янәшәдә Юрий Прохоров һәм Владимир Слезкин яши. Чүп контейнерлары янында бик пычрак була, төрле якка пакетлар тарала. Әмма күптән түгел генә каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчык күпкә чистарды. Җәен тирә-якта чәчәкләр утыртылды.

- Йорт яныбыз пычрак булу безгә оят иде. Җыештырырга уйладык, мәйданчыкны карап тора башладык. Әлбәттә, контейнерга барып җитмичә, чүп-чарны чүп савытлары янына ташлаучылар да бар әле, әмма без алар белән көрәшәбез. Монда яшәүчеләр безнең хезмәтне хөрмәт итә. Безнең урамда чүпне янәшәдә калдырмаска, ә контейнерга ташларга кирәклеген һәркем белә. Безнең үрнәккә Лаешның башка кешеләре дә иярер дип өметләнәбез. Балалар һәм оныклар безнең белән горурланырлар дип ышанабыз, - дип аңлатма бирде Юрий Сергеевич һәм Владимир Васильевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X