Лидия Петровна: хезмәт һәм мәхәббәт белән тулы тормыш тарихы
Бүген, 2024 елның 27 октябрендә, Лаешта яшәүче Наумова Лидия Петровна юбилеен билгеләп үтә.
Лидия Петровнага 90 яшь тулды. Хөрмәт һәм җылы хисләрен белдерергә килүчеләр арасында якыннары һәм туганнары, «Балык заводы» ТИҮ вәкиле Лидия Грабалина һәм Лаеш Ветераннар советы рәисе Анна Скрипачева бар иде.
Лидия Петровна тормышны аның шатлыклы да һәм моңсу чагылышлары белән дә белде. Мөгаен, тормышыбызның асылы шундадыр, барлык сынауларны узгач, без язмышыбызның «дәресләрен» кабул итәбез һәм йөрәгебездә игелек, мәхәббәт һәм оптимизм саклыйбыз. Һичшиксез, мондый кешеләр безнең аерым кайгыртуыбызга һәм игътибарыбызга мохтаҗ.
Лидия Петровна, Лаеш районының Стрюково авылында туып үскән кыз, 1934 елның 27 октябрендә туган. Ул озын һәм авыр тормыш юлын узган. Хәзер Лидочка дөньяга килгән авыл бушлыкка әйләнде, бөтенләй онытылды һәм үләнгә күмелде, ләкин аның турындагы һәм анда яшәгән еллары турындагы истәлекләр Лидия Петровнаның йөрәгендә яши.
Героинябыз Емельяновка җидееллык мәктәбен тәмамлаган. Язмыш шулай кушкан ки, унбиш яшеннән, җиде сыйныфтан соң ук, Лида алтынчы партсъезд исемендәге колхозга эшкә китә. Биредә өч дистә елдан артык — 35 ел хезмәт куя!
Авылдашлары белән бергә кырыгынчы елларда фронтка булыша, таңнан таңга кадәр шушында, тирән тылда эшли. Бу вакыт аеруча кискен искә төшә. Авыл яшьләренең уртак эшкә керткән өлеше бәяләп бетергесез иде.
Лида, башка авыл кызлары кебек үк, бәйли дә, чигә дә белә иде. Ансыз ничек инде? Боларның барысы да аңа үз гаиләсе барлыкка килгәч кирәк булды.
Лидия Петровнаның шәхси тормышында шулай ук шатлыклы мизгелләр дә, кайгылар да булган. 1982 елда Лаешка күчкәч, ул райпога эшкә урнаша. Биредә 1997 елга кадәр эшли. 1978 елда вафат булган ире белән ул 16 ел яшәгән. Лидия Петровна, тормыш авырлыкларына карамастан, балаларны тәрбияләү һәм җылы гаилә шартлары тудыру белән шөгыльләнә. Балаларда үзе омтылган кыйммәтләрне: игелек, хезмәт сөючәнлек, кешеләргә хөрмәт һәм тормышның һәр мизгеле өчен рәхмәт хисләре тәрбияли.
Кызы һәм улы әниләренә ике онык кыз һәм онык малай, өч оныкчык малайлар һәм оныкчык кыз бүләк иттеләр. Бүген дә Лидия Петровна элеккечә үк балалары, оныклары Һәм оныкчыклары өчен таяныч һәм абруй булып кала.
Якыннарының кайгыртуы һәм мәхәббәте белән әйләндереп алынган Лидия Петровна киләчәккә ышаныч белән карый, безнең барыбыз өчен дә какшамас рух көче һәм оптимизм үрнәге булып кала бирә.
«Кама ягы» газетасы редакциясе Лидия Петровна Наумовага зур хөрмәт һәм җылылык белән котлауларга кушыла, аңа нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, гаилә иминлеге һәм кадерле һәм яраткан кешеләре арасында якты, шатлыклы мизгелләр тели.
Юбилеең белән, кадерле Лидия Петровна!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев