Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Мария Петровна Быченниковага 100 яшь

Лаеш район башлыгы юбилярга Россия һәм Татарстан Президентлары котлауларын җиткерде.

2021 елның кояшлы 1 февраль иртәсендә йөзьяшәр өенә кунаклар җыелды. Мария Быченникованы юбилее белән район башлыгы Илдус Зарипов, Лаеш шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Арефьев, “Камская новь” – “Кама ягы” газетасы баш редакторы Денис Суханов, район ветераннар советы рәисе Рашат Булатов һәм Лаеш шәһәре ветераннар советы рәисе Анна Скрипачева котлады. Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны котлаулар, чәчәк бәйләмнәрен һәм бүләкләрне кыенсынып кабул итте.

Мария Петровна бер гасыр элек Лаешта гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Сигез сыйныфны тәмамлагач почтада коммутаторда эшли башлый. Өч айдан аны бухгалтериягә хисапчы итеп күчерәләр. Кызга таныш булмаган һөнәрне үзләштерергә туры килә.

1941 елда, Бөек Ватан сугышы башлангач, ул үзе теләп сугышка китәргә була, әмма медкомиссияне үтә алмый. Аның әтисе һәм абыйлары яу кырына китә, берсе сугышта хәбәрсез югала. Үзенең булачак ире Быченников Сергей Петрович белән Мария Петровна 1943 елда, ул демобилизацияләнеп өенә кайткач, таныша.

1955 елның июлендә Мария Быченникованы “Сталин байрагы” дип аталган район газетасына хисапчы вазифасына эшкә алалар. Редакция һәм типография ул чакта бергә була. Газетаның исемнәре алышына, ниндидер бер вакытта ул чыкмый да, яңадан дөнья күрә.

“Камская новь”ның тырыш хезмәткәре иницативалы һәм эшкә сәләте югары булуын күрсәтә. Коллегаларына һәрчак хөрмәт белән карый, кайберләре аны әле дә тыйнак һәм киң күңелле кеше буларак искә ала. 1976 елның 1 маенда пенсиягә чыга, әмма беркадәр вакыт эшли әле.

Ирле-хатынлы Быченниковлар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр (өчесе бакыйлыкка күчкән инде). Хәзерге вакытта юбиляр Лаешта кызы белән яши.

Күп балалы ана Мария Петровна – өч оныгы һәм дүрт оныкчыгының яраткан һәм кадерле әбисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X