Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Матюшино халкы өчен 2020 ел нинди булды

Матюшино авыл җирлегендә ел саен үткәрелә торган халык җыены узды

Киләсе елга планнар һәм бурычлар турында фикер алышу өчен авыл халкы һәм район җитәкчелеге җыелды.

Халык һәм Лаеш районы җитәкчеләре җыелышы авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында узды. Матюшино авыл җирлеге башлыгы Надия Миңнуллина авылдашлары һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков алдында узган ел ирешкән уңышлар һәм алда торган планнар турында чыгыш ясады.

Авыл җирлеге составына Матюшино авылы керә. 2021 елның 1 гыйнварына яшәү урыны буенча теркәлгән халык саны 178 кеше тәшкил итә. Җирлеккә берничә бакчачылык ширкәте керә, аларда  җәйге чорда 10 меңнән артык кеше яши.

Җирлек территориясендә «Волга» Яшьләр үзәге, «Санта» шифаханәсе, тернәкләндерү дәвалавы буенча республика клиник хастаханәсе, Россия МЧСның 120нче янгын-коткару часте эшли. Инфраструктурага өч кибет, ике кафе, ресторан, «Живой ключ» су-сәнәгать компаниясе һәм фельдшер-акушерлык пункты керә.

2020 елда Бугровка, Озерная, Грибная, Садовая урамнарында яктырткычларны яктылык-диодлыларга алыштырдылар. Кешеләрнең суда күпләп ял итә торган һәм рөхсәтсез бозга чыгу урыннарында кисәтү щитлары урнаштырылган. Дүрт урамда юл катламы ремонтланган. Урам-юл челтәре билгеләре ремонтланган. Үзара салым акчасына Березовая урамындагы балалар мәйданчыгы төзелгән. 2020 ел дәвамында корыган агачларны кисү, сукбай этләрне тоту, юлларны кардан чистарту эшләре башкарылды.

Ел дәвамында авылда гражданнар җыеннары, ишегалларын йөреп чыгу үткәрелгән, аларда хокук бозуларны профилактикалау, алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше, янгын куркынычсызлыгы, терроризм һәм экстремизмны профилактикалау, төзекләндерү мәсьәләләре каралган.

Җирлекнең 2021 елга планнарында: җирле бюджетка керемнәрне җәлеп итү буенча эшне дәвам итү, төзекләндерү, яшелләндерү һәм территориядә тәртип саклау, шулай ук Матюшино авыл җирлегенең генераль планын төзү.

Җыелышта шулай ук янгын сүндерү һәм коткару часте һәм ФАП вәкилләре дә чыгыш ясады. Очрашу авылның актив кешеләрен бүләкләү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев