Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Мөгезле эре терлек сәламәтлеге

Россиядә 32 төбәк тилчә буенча имин түгел, ә мөгезле эре терлек бруцеллезы буенча – 39 төбәк. Татарстан исә бу планда уңышлы төбәк. Барлык районнарда да профилактик эшләр алып барыла.

Лаеш ветеринария берләшмәсе белгечләре төрле милек формаларындагы авыл хуҗалыгы

предприятиеләрендә көзге эпизоотиягә каршы чараларны дәвам итәләр, алар кысаларында

туберкулезга аллергия диагностикасы, бруцеллезга һәм лейкозга кан алу, хайваннарны

котыру авыруыннан, Себер җәрәхәте һәм эмфизематоз карбункулдан вакцинацияләү

үткәрелә. Мәсәлән, Кече Елга авыл җирлегендә бруцеллез һәм лейкозга тикшеренүләр

үткәрү өчен мөгезле эре терлекнең канын туберкулезлаштыру һәм сайлап алу үткәрелде.

Белешмә өчен

Туберкулезлаштыру - туберкулез белән авыручы хайваннарны ачыклауга юнәлдерелгән

аллергик реакция.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сельское хозяйство скот