Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Мин башкалар өчен җаваплы”

Район педагогларының зур коллективы ел саен яңа кадрлар белән тулылана. Лаеш гимназиясенә 2019 елның 1 сентябрендә ике яңа укытучы килде. Алинә Заһидуллина – аларның берсе.

Заһидуллиннар гаиләсендә юристлар, медиклар, юл хезмәткәрләре бар. Алинә үз тормышын мәктәп белән бәйләргә уйлый. Педучилище тәмамлый. Практиканы Лаешта, гимназиядә үтә. Барлык башлангыч сыйныфларда була, балалар, укытучылар белән таныша. Аңа коллектив, директор, балалар ошый. Шуңа күрә диплом алгач нәкъ монда кайта. Аны хәтта эшкә һәркөнне берничә транспортта килергә кирәк булу да куркытмый. Кайвакыт юл уңаена машина көтеп озак кына юлда басып торырга кирәк.  

Педагог ролендә беренче көне озакка истә калыр, мөгаен.

-Балалар мәктәпкә беренче тапкыр килделәр, һәм мин беренче мәртәбә укытучы ролендә булдым, - дип тәэсирләре белән уртаклаша Алинә Илдус кызы. – Бер бала линейка алдыннан елый башлады: “Кайда минем әни?”. Аны тынычлындырырга туры килде. Беренче сентябрьдә сыйныф сәгате үткәрдем, анда укучылар уйнадылар, сорауларга җавап бирделәр. Ә ахырдан аларны сюрприз көтте: мин аларга сок һәм тәм-том алдым. Алар бик шатландылар.

Укытучы беренче сыйныф укучыларын өйрәтә, ә алар – аны. Бер укучы белән проблема килеп чыга: аның дәрес вакытында торып бүлмә буйлап йөри торган гадәте була. Аның белән дә, әти-әниләре белән дә сөйләшергә туры килә. Әкренләп барысы да җайлаша.

-Дисциплина урнаштырырга, дәресләрне планлаштырырга өйрәндем. Балалар мине эзлекле булырга өйрәттеләр: берәр нәрсә әйттеңме, азакка кадәр җиткерергә кирәк. Безнең алар белән яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Миңа рәсемнәр алып киләләр: “Бу Сезгә”. Әлбәттә, күңелле. Әмма мин үземә нинди җаваплылык төшкәнне аңлыйм, - ди Алинә Илдусовна. – Беренче ел эшләү иң авырыдыр, мөгаен. Үзеңне үзгәртү зарур. Элек минем өчен әти-әниләрем, мәктәптә, педучилищеда укытучыларым җавап бирә иде. Хәзер инде мин үзем башкалар өчен җаваплы.

Идеаль укытучы булу өчен нәрсә җитми дигән сорауга болай ди: “Үз-үземә ышаныч”.

Алинә Заһидуллина – күпкырлы кеше. Спорт белән шөгыльләнгән – дзюдо буенча ярышларда урыннар алган хәтта. Хәзер эше күп вакытны ала. Беренче сыйныфта дәрес алып бару җиңел кебек күренә генә ул. Укучылар мәшгуль булсын, чит эшләргә вакытлары калмасын өчен аларның һәркайсына яхшылап әзерләнергә кирәк. Ата-аналар җыелышы үткәрү дә җитди әзерлек таләп итә.

Гимназия яшь укытучыны җылы каршы ала – хезмәттәшләре, әти-әниләр тарафыннан яклау тоела. Яшь педагоглар ассоциациясе дә ярдәм итә.

-Күптән түгел безнең, яшь укытучылар белән Казан мәктәпләренең берсендә семинар үткәрделәр, - дип сөйли әңгәмәдәшем. – Ул бик файдалы булды.

Алинә Заһидуллина КФУга укырга кереп психолог белгечлеге алырга планлаштыра. Әмма үз балаларын (алар аның өчен үзенекеләр инде) ташламаячак: психология буенча белемнәр аңа эшендә ярдәм генә итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев