Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Минем бабам 75 елдан соң табылды

Олы Кабан мәктәбенең бишенче сыйныф укучысы Оксана Панцырева үзенең бабасы - Бөек Ватан сугышында катнашучы турында сөйли.

Вероника Панцырева фотосы

Минем бабам Максим Павлович Баков 1904 елда Лаеш районының Олы Кабан авылында туган. Әбием сөйләвенчә, ул белемле, бик тәртипле кеше булган, колхоз рәисе булып эшләгән. Сугыш башлангач барлык ир-атларны фронтка алалар.

Әби дүрт кечкенә бала белән кала, ә бабамның апасы Александра Павловна колхоз рәисе була. Бабам сугышка киткәч, бер елдан соң әбигә Максим Павлович Баковның хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә.

75 елдан соң аны Михаил Черепановның эзтабарлар төркеме эзләп таба. Безгә бабайның 277 укчы дивизиясенең 850 укчы полкында кече лейтенант булып хезмәт итүе турында сөйләделәр. Рославль шәһәрендә (Смоленск өлкәсе) хәрби әсирләр өчен лагерьда була. 1942 елның ноябрендә Сталинград өлкәсенең Городищенский районында һәлак була, шунда җирләнә дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев