Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Минем карт әбием җиләкләрне ашамлыкка алыштырган

Без Лаеш районы укучыларының үз туганнары – сугыш чоры балалары турында сөйләгән иншаларын бирүне дәвам итәбез.

Фото Кузововларның гаилә архивыннан

Сезгә Лаеш интернат мәктәбе укучысы Ратмир Кузовов иншасын тәкъдим итәбез, аның карт әбисе сугыш вакытында гаиләсе белән Сахалинга күчкән. Ни өчен аның әтисен шунда җибәргәннәр, кечкенә Анюта японнар белән нәрсә алыштырган – Ратмир иншасыннан укыгыз.

Минем карт әбием Макарова Анна Александровна 1933 елның 10 апрелендә Татарстан АССРның Лаеш эшчеләр бистәсендә туган. Сугыш башланганда аңа 8 яшь була. Аның әтисен хәрби комиссариат комиссиясе буенча Совет армиясенә корабльләр төзүдә ярдәм итү өчен Сахалин утравына җибәрәләр, ә ул үзенең балта эшләренә осталыгы белән дан тоткан.

Гаиләсе дә аның белән киткән. Сахалинда яшәгәндә карт әбием мәктәптә укыган, ә аның әнисе порт башлыгы гаиләсендә эшләгән, әтисе атналар буена өенә кайтмаган, чөнки флот өчен корабльләр төзүдә эшләгән. Иртән иртүк, мәктәпкә кадәр, карт әбием сазлыкта җиләкләр җыйган: күк җиләк, кызыл бөрлегән, саз җиләге. Ул үзеннән зур кәрзинне тутырып җыйган, көчкә-көчкә станциягә алып барып җиткергән һәм ашамлыкка алыштырган. Нигездә бу ак ипи һәм тозлы балык була. Әйе, әйе, ак ипигә алыштыра, чөнки японнар башка төрле ипи ашамыйлар, ә ул нәкъ менә аларда җиләкне алыштыра да инде. Аннан ул мәктәпкә йөгерә, ә мәктәптән соң тагын җиләккә чаба, ә гаиләдә балалар күп . Гаилә Лаешка 1947 елда гына кайта. Анна Александровна монда ун сыйныф тәмамлый һәм Лаеш балалар йортына вожатый булып эшкә урнаша, Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Университет тәмамлагач аны  Лаеш районы Бима авылына башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгелиләр. 1970 елда ул Лаешка күчә һәм Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында рус теле укытучысы булып эшли башлый. 1986 елда Лаеш интернат мәктәбенә тәрбияче булып күчә, соңрак ярдәмче сыйныфларда укыта, анда 1996 елгача эшли. Минем карт әбием Макарова Анна Александровна 2020 елның 30 августында арабыздан китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы. Реклама