Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Мәктәп иншаларыннан

Без укучыларның Бөек Ватан сугышын балачакта кичергән буын турында сөйләүче иншаларыннан өзекләр китерәбез.

Сезнең игътибарга Лаешның  Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2нче мәктәбе 4”Б” сыйныф укучыларының ике иншасын тәкъдим итәбез (укытучылары Елена Долотова).

Мин сезгә Чернышева Нина Ивановна турында сөйлим.

Сугыш чоры балалары – кыенлыклар кичеп исән калган кешеләр. Алар бер нигә дә карамастан бүгенге көнгә кадәр яши алган кешеләр. Бу кешеләр хәтерендә куркыныч истәлекләр күп. Алар тиңе булмаган үзенчәлекле шәхесләр.

Мин сезгә Чернышева Нина Ивановна хакында сөйләргә телим. Ул 1940 елда ТАССРның Лаеш районы Лаеш эшчеләр поселогында эшчеләр поселогында туган.

Аның бала чагы 1941-1945 еллардагы сугыш чорына туры килгән. Гаиләдә алты кеше булган: әтисе Иван, әнисе Антонина һәм дүрт бала.Әтиләре авыру булган һәм 1943 елда операциядән соң үлгән. Олы апасын (1930 елгы) ФЗӨгә  (фабрика-завод өйрәнчеге) алалар, ул сугыш вакытында хәрби заводта эшли. Абыйсы (1934 елгы) тимерчелектә чүкечче булып эшли.

Үзенең сугыш чорына туры килгән бала чагы турында Нина Ивановна менә нәрсәләрне искә ала:

-Әни урманда агач кисүдә булды – агачларны кисә һәм үгезләр белән ташый. Ачлык, ялангачлык. Ашарга юк. Үлән белән тукланалар, алабута, кычыткан, кыргый суган, кузгалак, җиләк җыялар. Кышка кура җиләге, шомырт, кишер, чөгендер киптерәләр. Әни безне кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерде: утын, печән, себерке әзерләдек. Язлый басудан өшегән бәрәңге җыйдык. Әни алардан көлчәләр пешерде. Алар шулкадәр тәмле иде! Башак, борчак җыйдык. Әни белән төнлә атлар көттек. Балачак кыен булса да күңелле дә иде. Җәйләрен яланаяк йөрибез – аяк киеме юк. Әни кәҗә алгач бераз күз ачылды: без кәҗә сөте эчә башладык. Безгә тегермәннән көрпә биргәләделәр, аннан солы кесәле пешердек. Түп урлаган чаклар да булды. Өс киемнәрен әни үзе иске-москылардан текте. Аның куллары алтын иде: текте, бәйләде, төзәтте. Аларның барысына безне дә өйрәтте. Сугыш вакытында без менә шулай яшәдек һәм исән калдык.

Ләйсән Гатауллина

Чернышева Нина Ивановна (уңда)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X