Мурзилканың туган көне
Габишев китапханәсе М. А. Гәрәев исемендәге Габишев мәктәп укучыларын кунакта «Мурзилканың туган көнендә» дигән экскурсия-танышуга кабул итте.
Беренче сыйныф укучылары башта китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар: китапханәдән файдалануның һәм китаплар белән эш итүнең төп кагыйдәләре белән таныштылар. Балалар «абонемент», «уку залы», «формуляр» ның нәрсә икәнен, һәр китапның үз урыны һәм китапханәдә китапларның нинди принцип буенча урнаштырылуын белделәр. Китапханә буенча юл күрсәткечләре булып әкият персонажлары: китап феясы һәм Буратино торды. Алар балаларны вакытлы матбугат белән таныштырдылар.
Быел үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтүче популяр «Мурзилка» балалар әдәби — сәнгать журналына аерым игътибар бирелде. 2012 елда «Мурзилка» дөньяда иң озак вакыт басылган балалар журналы буларак Гиннесс рекордлар китабына кертелгән. Беренче сыйныф укучыларын «Мурзилка» тарихы, журналның төп рубрикалары белән таныштырдылар.
«Безнең яраткан язучыларыбыз» бүлегендә балалар чиратлашып күңелле шигырьләр укыдылар. «Сәнгать галереясе» залында талантлы рәссамнарның иллюстрацияләре белән танышу булды. «Игродром» рубрикасында балалар тизәйткечләр әйттеләр, бердәм рәвештә табышмакларны чиштеләр, рифма уены уйнадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев