Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Никольский авылына кадәр юл төзиләр

Атабай трассасыннан Никольский авылы үзәгенә кадәр юл төзелеше бара.

Фотоны Эрнест Алиев бирде.

4500 метр озынлыктагы трасса район өчен генә мөһим түгел: ел саен Никольскийда Татарстан брендына әйләнгән Каравон фестивале уза.

Фольклор фестивале артистларны, тамашачыларны, һөнәрчеләрне һәм халык иҗатын яратучыларны җыя. Ел саен ул башланыр алдыннан авылга илтүче юлның чокыр-чакырлары ремонтлана.

- Асылда бу безнең җирлекнең төп юлы, аны район үзәге һәм Казан белән тоташтыра, - дип аңлата җирлек башлыгы Эрнест Алиев. – Ул Хәерби – Сокуры автоюлы кебек үк  ямаулар белән капланган. Шуңа күрә аны яңарту бик кирәк. Юл ремонты Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча алып барыла, ул Лаеш районының элеккеге башлыгы Михаил Афанасьев хат язганнан соң бирелде. Эшләрне «Татавтодор» АҖнең Шәһәр яны филиалы алып бара, заказ бирүче - «Главтатдортранс» ДКУ.

Бераз тарих:

Никольский авылына кадәр асфальт юл 1986 елда салынган. Ул вакытта элеккеге «Волжский» совхозы төзекләндерелгән трассага бик мохтаҗ була. Аның барлыкка килүендә КПСС РКның беренче секретаре Анатолий Демидов, совхоз директоры Василий Осетрин, совхоз парторгы Александр Малышев, авыл советы рәисе Анна Метелица һәм прораб Григорий Рыбин зур роль уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев