Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Ныгымаган боз бик куркыныч

«ХИВУС-6» “Кама диңгезе”нең боз киңлекләрендә кешеләрнең иминлеге сагына басты.

Кама яр буенда һава мендәрле судноны бозга төшерделәр (фотода). Россия МЧСның ТР

буенча Баш идарәсенең ГИМС үзәгенең Лаеш инспекторлык участогы җитәкчесе

Александр Пыренков сөйләгәнчә, Лаешта «ХИВУС-6» коткару судносын кулланачак пост

куелган. Бу планлы чара су объектлары янында булучы гражданнарның киләчәктә

куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан үткәрелде.

Александр Викторович сүзләре буенча, ведомство карамагындагы участок акваториясен

йөреп чыгу системалы рәвештә, көн саен диярлек үткәреләчәк. Ул Лаеш районының

барлык мәктәпләрендә балаларның боз белән капланган су объектларындагы

куркынычсызлыгы турында онлайн-әңгәмәләр үткәрелгәнен билгеләп үтте.

Һәр видео-очрашуда бозның тиз агымлы, чишмә чыга һәм агынты сулар ага торган

урыннарда нык булмавына, шулай ук аның калынлыгы яр буе су үсемлекләре, куаклар

һәм камышлар зонасында бик юка булуына басым ясалды.

ГИМС хезмәткәрләре балаларга боз калынлыгын визуаль рәвештә ничек танып белеп булу

турында сөйләделәр: «Әгәр боз зәңгәр төстә икән – ул нык, ак икән – аның ныклыгы ике

тапкыр кимрәк. Ә иң ышанычсыз боз – соры, тонык ак яки сары төсмерле".

Укучыларга бозлы суга эләккән вакыттагы гамәлләрне аңлаттылар. «Иң мөһиме –

паникага бирелмәскә һәм кискен хәрәкәтләр ясамаска. Тәнне горизонталь хәлдә тотарга,

боз кырыена күкрәк белән ятарга һәм чиратлап аякларны бозга күтәрергә омтылырга.

Килгән якка таба шуышырга кирәк», - дип өстәде Александр Викторович.

Коткаручылар җитәкчесе шулай ук бозда балык тотарга яратучыларга мөрәҗәгать итте:

«Ике-өч килограмм балык аркасында тормышыгызны куркыныч астына куймагыз, ныгып

бетмәгән бозга чыкмагыз! Кышын балык тотарга җыенганда үзегез белән мәҗбүри төстә

10-15 метр бау алыгыз. Шулай ук шиплар һәм коткару жилеты булу яхшы, ул үзеңне яки

иптәшеңне көтелмәгән хәлдә су әсирлегеннән коткарып калу мөмкинлеге бирә".

Лаеш ГИМС участогы мәгълүматлары буенча, узган көз олы яшьтәге балыкчыны

коткаручылар оператив рәвештә тартып чыгарды, әмма пенсионерның организмы нык

туңуга түзә алмады һәм ир-ат хастаханәгә барганда ашыгыч ярдәм машинасында үлде.

Исегезгә төшерәбез, җиде сантиметрдан кимрәк калынлыктагы бозга чыккан өчен штраф

1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр тәшкил итә (ТР КоАПның 3.1 маддәсе). Төче суда

калынлыгы 10 сантиметрдан ким булмаган һәм тозлы суда 15 сантиметрдан ким булмаган

боз куркынычсыз санала.

Әгәр сез кемнеңдер боз астына киткәнен күрсәгез, кичекмәстән экстрен хезмәтләрнең 112

номерына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гололедица Тонкий лед

2
X