Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Өлкән яштәгеләр көне

​​​​​​​1 октябердә Бөтендөньяда Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Ә димәк безнең өчен иң кадерле кешеләребезне искә алырга якшы сәбәп. Традиция буенча Лаешта 1-10 октябердә өлкәннәр декадасы уздырыла.

Ул көннәр иң тәҗрибәле һәм хөрмәтле ватандашларыбызны хөрмәтләүгә багышлана. Бу мәшәкатле чорда күп коллективларда предприятиеләр ветераннарын котлау һәм сыйлау планлаштырыла. Өлкәннәр өчен ташлама ясап чәч тараш хезмәтеннән файдалану каралган: Камунальная урамы 2 йорт һәм Ленин урамы 56 а йорт.

6 октябрдә Ярминкә мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәсе була. Нармынкадан яшелчә, Хәербидән бәрәңге, йомырка¸ Урта Девятовадан орлык китерәчәкләр. Шулай ук Лаеш үзәк китапханәсенә барып, күңелегезгә рухи ризык ала алачаксыз. Анда сезне “Возраст осени прекрасный” һәм “Для тех кто годы не считает” дигән китап күргәзмәләре көтә. Аллар халыкара игелеклелек һәм хөрмәт итү көненә багышланган. Сезне Лаеш төбәге музее да көтә. Хезмәткәрләр музейда һәм шәһәрдә бушлый экскурсия оештырырга әзер. Шулай ук кызыклы кешеләр белән очрашу, мозаик үрү һәм ташлар бизәү буенча мастер-класслар уздырылачак. Район мәдәният йорты А.Денежкин ис. мәрхәмәтлелек ордины, көзге бал һәм “Возраст не время стареть” дигән фотокүргәзмә әзерлиләр.

Булачак бәйрәм белән сезне, хөрмәтле лаешлылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев