Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Өлкәннәр өчен гаилә

Менә ике елдан артык инде Татарстанда “Өлкән кешеләр өчен гаилә” сынау проекты тормышка ашырыла. Бу нинди программа һәм анда ничек катнашырга, “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Ольга Башкирова шул хакта сөйли.

-Ольга Николаевна, бу проектта гражданнарның нинди категорияләре катнаша ала?

- Тәрбиягә алган гаиләгә 2013 ел 28 декабрьдәге №400-ФЗ “Иминият пенсияләре турында”гы федераль законга ярашлы төстә картлык буенча иминият пенсиясе алуга хокук биргән яшькә җиткән кешеләр исәп итә ала.

-Кабул итүче якка нинди таләпләр куела?

-Бу эшкә сәләтле балигъ булган яшьтә, ТРда яшәүче, өлкән кешене карарга алу теләге булган граждан. Проектта катнашу өчен тулы бер таләпләрне үтәү мәҗбүри: өлкән кеше һәм кандидатның килешүе, кабул итүче якның балигъ булган гаилә әгъзаларының ризалыгы, җитәрлек күләмдә торак мәйдан булу, яшәү минимумыннан да ким булмаган матди керем булу. Кабул итүче гаиләдә хроник авырулар һәм начар бәйлелекләр булмау, шулай ук хөкем ителү булмау.

-Опекунлыкка кандидатларга нинди түләүләр каралган?

- Аңа ай саен акчалата түләү күздә тотыла. Әгәр ул III төркем инвалид яки инвалидлыгы булмаган кешене караса 4 мең сум, II  төркем инвалид өчен 6 мең сум, I төркем инвалид караганга – 8 мең сум. Моннан тыш, өлкән кеше тәрбиягә алган гаилә бюджетына үзенең кеременең (пенсиясенең) 75%ын кертә.

Тәрбиягә өлкән кеше алган гаилә төзегәндә хокукый мөнәсәбәтләр өч яклы килешү белән көйләнә: “Алтын көз”, кандидат һәм өлкән яшьтәге граждан арасында. Хезмәтләр исемлеге килешү белән билгеләнә. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Лаеш районы “Алтын көз” комплекслы үзәге яшәү шартларына ай саен контрольлек итә. Хәзерге вакытта өлкән яшьтәге гражданны гаиләгә алырга әзер булган кандидатлар сайлау дәвам итә. Барлык сораулар белән 8(84378) 2-53-42, 2-49-33 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X