Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Өлкәннәр саны арткан

Өлкән кешеләр турында тулырак мәгълүмат 2021 елның апрелендә узачак халык санын алу йомгаклары буенча билгеле булачак.

Халыкара өлкәннәр көне ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтелә. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясендә 1990 елның декабрендә өлкән буын кешеләренә - әби-бабайларга карата игътибар көнен билгеләү турында карар кабул ителде.

Татарстанда 2002 елда 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган 322,5 мең кеше яшәгән, ә 2020 елда өлкән яшьтәге кешеләр саны арткан. Хәзерге вакытта республикада 365,6 мең өлкән кеше яши.

Дөньяның төрле илләрендә өлкәннәр саны арту гадәти күренешкә әверелде. Тормыш тынычлана, иминләшә, гомер озынлыгы буенча сәламәтлек саклау системасы үсә.

2019 елда Татарстан Республикасында халыкның гомер озынлыгы 75 ел тәшкил итте (Россиядә – 73 ел), 2010 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 4,6% ка арткан.

Өлкән яшьтәге кешеләр турында мәгълүмат 2021 елның апрелендә узачак халык санын алу нәтиҗәләре буенча билгеле булачак. Булачак халык санын алу Россия тарихында беренче санлы сан алу булачак.

Булачак чараның төп яңалыгы - Россия халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль рәвештә тутыру мөмкинлеге. Торак биналарны карап чыкканда исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында исәпкә алуны мөстәкыйль узарга мөмкин булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X