Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Олы бәйрәм

2019 елның 27апреленнән 28е төнендә Лаеш районы православие гыйбадәтханәләрендә бәйрәм хезмәте булды.

Олы бәйрәм – Гайсә пәйгамбәр һәм Мәрьям ананың җир тормышындагы мөһим вакыйгаларны яктырткан зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул үлгәннән терелүгә багышланган. Гайсәнең үлеп терелүен дөньяның 60 илендә билгеләп үтәләр. Олы бәйрәмне юлиан календаре буенча Рус, Грузин, Серб, Костантинополь, Болгар, Эллада, Иерусалим һәм башка православие чиркәүләре бәйрәм итә. Олы бәйрәм терелгән Гайсәнең 40 көн җирдә үз укучылары белән булуы хөрмәтенә 40 көн дәвам итә. Аннан ул күккә аша.

Лаешта ике гыйбадәтханә дә дин тотучылар күп иде. Озак басып тора алмаучылар да килгән: бу көнне чиркәүдә булуны максат иткәннәр.

Җәмәгать тәртибен саклауны полицейскийлар һәм МЧС хезмәткәрләре тәэмин итте.

Дин тотучылар гаиләләре, балалары, олы яшьтәге әти-әниләре белән килделәр.

-Без, кызганычка каршы, чиркәүдә еш булмыйбыз, - диде Татарстан башкаласыннан кайткан кунак Наталья Тишина. – Әмма Олы бәйрәмдә һәрчак хезмәткә киләбез. Быел Лаешка килергә булдык – монда безнең дусларыбыз яши. Алар сезнең шәһәрдә шәһәрнең тарихи өлешен торгызу, шул исәптән гыйбадәтханәдә дә эшләр алып барылуы турында сөйләделәр. Менә килеп карарга һәм гыйбадәтханәгә керергә булдык. Аңа кереп чыкканнан соң җан, рух арулана.

Кемнәрдер кичке хезмәттә булды, кемнәрдер тәреле йөрешкә килде. Барысының хис-тойгылары яхшы.Күңелләр сафланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев