Онытмадык! Онытмабыз! — диде Имәнкискә халкы.
Статистика буенча, СССРда өч милиион кеше репрессияләнгән, Лаеш районында 131 гаилә зыян күргән, шуларның 14 гаиләсе — Имәнкискәдән.
«Онытмадык!» «Онытмабыз!» дип аталган, узган гасырның репрессия, «шәхес культы» чоры корбаннары истәлегенә багышланган кичә идеясен, Имәнкискәдә туып үскән, һәм бүген дә шунда яшәүче язучы, публицист Гүзәл Галләмова дүрт ай күңелендә йөрткән. Һәм, ниһаять, ул тормышка ашты.
7 ноябрьдә Имәнкискә авыл мәдәният йортында репрессияләр фаҗигасенә багышланган районкүләм Хәтер кичәсе булды. Кичәгә үз тарихына битараф булмаган авылдашлар, тирә-як авыл кешеләре килде. Чакырылган кунаклар һәм танылган шәхесләр арасында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе ректоры урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Лаеш мәхәлләсе имам — хатыйбы Зөфәр хәзрәт Габдуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә, журналист, якташыбыз Илсөяр Ихсанова, "Голос"Дети" беренче канал проекты лауреаты, XIII нче Халыкара татар җыры фестивале лауреаты Сәйдә Мөхәммәтҗанова, «Татар гаиләсе» Бөтенроссия фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, танылган татар язучысы Фәүзия Бәйрәмова һәм Татарстан һәм Лаеш районында яшәүче башка бик күп күренекле кешеләр бар иде. Аларның репрессия чоры турындагы чыгышлары катнашучыларда көчле тәэсир калдырды.
Кичә башында Гүзәл Галләмованың " Без кайттык!" дип исемләнгән театраль күренеш-монологы тәкъдим ителде. Аны авылдашлары өчен Г.Кариев исемендәге Яшьләр театрында уйнаган театр училищесы студенты, Эмиль Исхаков башкарды. Ә инде җыр сәнгатендәге осталыгын күрсәтеп ул авылдашларын бик сөендерде. Җирле шагыйрә, автор һәм башкаручы Алия Зыятдинова, Лаешның «Алчәчәк» халык ансамбле һәм башка артистларның чыгышы кичәгә үзенчәлекле халык төсмере һәм тирән мәгънә бирде.
Хәтер кичәсендә моңарчы күренми яткан Имәнкискә авылының зур шәҗәрәсе күрсәтелде. Нәселләр туганлык белән көчле булуы кабат исбатланды. Репрессияләр һәм эзәрлекләүләр ата-бабаларыбызның яхшы һәм якты киләчәккә ышанычын бетермәде, илебездә яшәгән бөек халыкның көчен сындырмады.
Репрессия еллары турында бик күп китаплар язылган. Аларның кайберләре кичәдә тәкъдим ителде.
Монда күп шигырьләр укылды, җырлар җырланылды, истәлекләр белән уртаклаштылар, җыелган халык үткән еллар рухы белән сугарылды.Өч сәгать дәвамында бер сулышта үткән кичә, Имәнкискә мәчетендә репрессия корбаннары рухына дога кылу,һәм соңыннан, мәдрәсәдә, сыйлы мул табын артында «Түгәрәк өстәл» дип исемләнгән җылы сөйләшүләр белән тәмамланды. Чарада катнашучылар, шулай ук, Имәнкискә мәктәбенең туган як тарихы музеенда да булдылар, укучылар белән дә аралаштылар.
Үткәннәрен белгән халыкның киләчәге бар!.. 1500 еллык тарихы булган борынгы Имәнкискә авылы халкы «Онытмадык! Онытмабыз!» дигән хәтер кичәсе белән шуны тагын бер кат исбатлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев