Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Өй янындагы үлән

Административ-техник инспекция начальнигы урынбасары Олег Татьянкин белән без шәһәр статусы йөрткән Лаеш буйлап үттек.

Аның урамнары буйлап йөзләрчә мәртәбә үткәндә ничектер асфальт юл буенда һәм өй яны территорияләрендә үскән әрем, кычыткан, әрекмән һәм башка үләннәргә ияләшәсең. Беренче тапкыр мин моңа видеорегистратор караганнан соң игътибар иттем. Шәһәрнең үзәктәге Кошевой, Ленин, Чернышевский, Горький урамнары авыл урамнарыннан әллә ни аерылмый: шундый ук куе яшел үлән.

Ә бит йорт хуҗалары яндагы территорияне чиста тоту белән  коймалар, биналар һәм башка корылмаларның фасадларын да тиешле тәртиптә тотарга тиешләр. Алар үз йортларындагы номер билгеләре һәм урам исемнәре булган табличкаларны урнаштыру өчен дә җаваплы.

-Лаеш районы төзекләндерү кагыйдәләренең 3.4.2 маддәсе йорт хуҗалыгы чигеннән чыгарып рәшәткә тотуны, чүп-чар яки төзелеш материаллары өюне тыя, - дип аңлата Олег Татьянкин. – Моның өчен санкцияләр ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.6 маддәләрендә язылган. Шушы ук маддә буенча йорт хуҗалыгы территориясе чигеннән читтә иске тарнспорт чаралары сакларга да ярамый. Машина кую урыны, транспорт чаралары, махсус техника, тагылмалар һәм ярымтагылмалар ремонтлауга юл куелмый. Моннан тыш өйгә керү юлларын төзекләндергәндә җирлек башкарма комитетыннан рөхсәт алу кирәк.

Тулаем Лаешта яшәүчеләрнең күбесе кагыйдәләрне саклыйлар. Йорт хуҗалары үләннәрне чабалар һәм яндагы территорияләрне чүпләмиләр.

Яшел үлән матур булып, күз явын иркәләп кенә торсын, артык үсеп тирә-ягыбызны ямсезләмәсен. Җырда җырланганча: “ А снится нам трава, трава у дома,/ Зеленая, зеленая трава”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АТИ Лаеш районы

2
X