Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Озаграк яшь булып каласыгыз киләме?

Ул чакта бу материал сезнең өчен Кешеләрнең өлкән яшьтә дә активлыкларын саклап калуы, чагыштырмача сәламәт булуы һәм тормыштан тәм табып яшәвенең мисалларын күпләп китерергә була. Әгәр сез дә озаграк вакыт яшь һәм матур булып калырга телисез икән, гади киңәшләргә колак салыгыз.

  1. Көндезге йокы озак яшьлекнең төп шартларының берсе. Өстәвенә, чит илләрнең медицина тикшеренүләре атнага өч тапкыр көндез йоклаучы кешеләрнең коронар үлем куркынычын 37%ка киметүен күрсәттеләр. Әгәр төшке аш вакытында черем итәсегез килә икән, йоклагыз. 15 минутлап йокы – һәм сез яңадан көр күңелле.
  2. Яңалыклар белергә, үзегезне төрле өлкәләрдә камилләштерергә тырышыгыз, кроссвордлар чишегез, музыкаль уен коралында уйнарга өйрәнегез, китап укыгыз, чит телләр өйрәнегез... Актив тормыш рәвеше алып барыгыз. Тормыштан тәм табып яшәгез!
  3. Күбрәк хәрәкәтләнегез! Йөгерсәгез тагын да яхшырак. Ерак дистанцияләргә йөгерү күзәнәкләр картаюны акрынайта һәм хәтта кире процесска китерергә мөмкин. Йорт, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнегез. Мин 83 яшьлек ханымның дуңгызлар тотуын һәм бакчада эшләвен мисалга китерә алам. Аңа үз яшен берничек тә биреп булмый. Минем әтием 90 яшенә кадәр туганнарын помидор үсентеләре белән тәэмин итте, машина йөртте, гараж янындагы карны көрәде. Хәрәкәт – ул тормыш!
  4. Дәвалану өчен ач тору ябыгырга гына ярдәм итми. Ул картаю процессын акрынайта. Әмма ач тора башлаганчы, һичшиксез, белгеч белән киңәшегез.
  5. Алма согы Альцгеймер авыруы билгеләрен киметә, когнитив функцияләрне яхшырта.
  6. Киләсе киңәштән сез елмаерсыз, мөгаен. Әмма аны үтәсәң, ул да яшьлегегезне һәм сәламәтлегегезне саклап калырга ярдәм итәр. Тешләрне яхшылап чистарту бактерияләр белән көрәшергә ярдәм итә. Медиклар бу бактерияләр потенциаль төстә авыздан мигә күчәргә,  дегенерациягә китерергә һәм кешене Альцгеймер авыруына сизгер итәргә мөмкин дип саныйлар. 
  7. Әмма иң мөһиме – оптимизмыгызны саклагыз, туганнарыгыз, балаларыгыз һәм оныкларыгыз белән аралашыгыз. Шуннан бәхет табыгыз. Һәрвакыт авыруларыгыз турында уйларга һәм алар турында юлыгызда кем очраса, шуңа сөйләргә кирәкми.
  8. Һәм үзегезнең сәламәтлегезне күзәтеп торыгыз. Белгечләрдә даими медкүзәтүләр үтү авыруларны вакытында ачыкларга ярдәм итәчәк. Мөгаен, сез алар турында уйлап та карамыйсыздыр...

 

«Модный приговор» программасын алып баручы атаклы модельер Александр Васильев соңгы вакытта картлыкның трендта булуын раслый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы