Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Пенсионерлар компьютер үзләштерә

Рождествено авыл җирлеге пенсионерлары, хезмәт ветераннары аеруча актив кешеләр.

Валентина Хазова

Автор фотосы

 

Аларның кайберләре авыл мәдәният йортында үзешчән сәнгать белән шөгыльләнәләр, “Русская душа” ансамблендә җырлыйлар. Кайберләре сәламәтләндерү күнегүләренә йөриләр, кайберләре оныкларына җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Ә инде болары “Компьютер грамоталылыгы нигезләре” курсларына йөриләр – инновацион технологияләр үзләштерәләр.

Быел безнең җирлектә мондый курслар сентябрьдән эшли. Аларга Дятлово, Рождествено һәм Сиңгелдә яшәүчеләр килә. Аны Рождествено урта мәктәбе математика һәм информатика укытучысы Марина Хәсәнова алып бара. 57 яшьтән 70 яшькәчә ундүрт кеше укый. Курсларны ачуда ПФРның Лаеш район идарәсе начальнигы Ирина Алешина һәм районның пенсионерлар берлеге рәисе Лидия Грабалина катнашты. Алар килүчеләрне курсларның максаты һәм бурычлары белән, укуның барышы белән  таныштырдылар. Без интернет аша ерактагы дусларыбыз белән аралаша алачакбыз. Яңалыклар, вакыйгалар курсында булачакбыз, замана белән бергә атлаячакбыз. Компьютер нигезләрен өйрәнергә, коммуналь хезмәтләр өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша түләргә, дуслары белән язышырга теләүчеләр  укырга зур теләк белән килделәр.

Хәзерге заманда өченче яшьтәгеләргә сорау зур. Ә компьютерны белү алтын яшь кешеләренең көндәшлеген арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев