Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Пенсионерларга милек салымнары буенча нинди ташламалар тиеш

Квартирлар, йортлар, участоклар һәм автомобильләр хуҗалары 2018 ел өчен милек салымнары: транспорт, җир һәм милеккә салым буенча салым хәбәрләре алалар инде. Салым түләүчеләрнең кайбер категорияләре милек салымнары буенча ташламаларга ия. Мәсәлән, пенсионерлар.

Пенсия алучы кешеләрнең нинди ташламалардан файдалануы турында без Россия ФСХның ТР буенча № 4 районара идарәсе начальнигы Әлфия Юнысова белән сөйләшәбез.

Әлфия Салиховна, милеккә салым түләгәндә пенсионерлар нинди ташламаларга ия?

-Пенсия алучылар конкрет төрдәге бер күчемсез милек объекты өчен генә салым түләүдән азат ителәләр (объектның бизнес өчен файдаланылмавы шарты белән).

Ташламалы күчемсез милек объектларына нәрсә керә?

- Күчемсез милек объектларына торак йорт яки аның бер өлеше; квартир, квартирдагы өлеш, бүлмә; гараж яки машина урыны; остаханә, ателье, студияләр өчен корылмалар; мәйданы 50 метр квадраттан артмаган хуҗалык корылмалары.

Әгәр пенсионерның квартиры да, йорты да, гаражы да бар икән?

-Ташламаны һәр төрдән бер объектка бирәләр: берьюлы бер квартирга, бер йортка һәм бер гаражга. Әгәр пенсионерның ике квартиры бар икән, ул аларның берсе буенча милеккә салым түли. Әгәр квартиры һәм йорты булса, салым бөтенләй булмаячак.

Мондый хәлне күз алдына китерик: пенсионерның берничә квартиры бар ди. Ул аларның кайсы өчен ташлама ала?

-Пенсионер хәбәр биреп, кайсы объект буенча ташлама алырга һәм милеккә салым түләмәскә теләвен күрсәтә ала. Әгәр гариза юк икән, ташламаны барыбер бирәләр. Бу очракта салым инспекциясе салымнан азат ителүче объектны үзе сайлый – салым иң күп буласы объектны. Пенсионер хәбәрне салым чоры булып торучы елның 1 ноябренә кадәр бирә ала.

Торак белән барысы да аңлашылды. Җир салымы буенча ташламалар бармы?

-2017 елдан пенсионерлар алты сутыйга җир салымы түләмиләр. Аны әлеге мәйданнан артык өлешкә генә билгелиләр. Бу барлык төбәкләрдә дә гамәлдә.

Транспорт салымы белән эш ничек?

-Транспорт салымы буенча ташламалар төбәк дәрәҗәсендә булырга мөмкин. Кайчакта бу ташлама барлык пенсионерлар өчен түгел, ә инвалидлар, ветераннар яки РФ Геройлары өчен генә.

Кайсы категория пенсионерлар салым ташламаларыннан файдалана?

-Пенсия билгеләү нигезе әһәмиятле түгел. Бу картлык буенча пенсия булмыйча, туендыручысын югалту буенча яки нинди дә булса дәүләт пенсиясе булырга мөмкин. Шул ук вакытта пенсионер эшли һәм пенсиядән тыш хезмәт хакы алырга мөмкин, әмма ташлама барыбер булачак.

Әгәр пенсияне салым түләүченең вәкиле алса, ташлама биреләме?

-Пенсионер – пенсия билгеләнгән кеше. Әгәр туендыручысын югалту буенча пенсия балага билгеләнгән икән, ташлама бары аның милке буенча гына булырга тиеш, ә әти-әнисе яки опекун милке буенча түгел.

Ташлама турында гаризаны ничек бирергә?

Сез 2019 елда пенсиягә чыктыгыз икән, яки ташлама сезнең якыннарыгызның берсенә тиеш булса, салым инспекциясенә гариза бирегез. Салым кодексында ташламалар турында гаризалар өчен сроклар юк, әмма ФСХ аларны киләсе елның 1 маена кадәр бирергә киңәш итә.

Милек салымнарын түләүнең соңгы срогы нинди?

-Алар үткән салым чорыннан соң килүче елның 1 декабренә кадәр түләнә. Әмма 2019 елның 1 декабре якшәмбегә туры килә, шуңа күрә түләү срогы 2 декабрьгә күчерелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев