Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

«Пенсия алды яшендәге зат» - аның хокуклары һәм ташламалары

Пенсия яше озайтылды, әмма «биш елдан булачак пенсионер» дип аталучы кешеләрнең ташламалары сакланып калды.

Пенсия алды ташламаларының күпчелегенә хокук, күчү чорын исәпкә алып, яңа пенсия яшенә кадәр 5 ел кала, ягъни хатын-кызлар өчен 55 яшьтән һәм ир-атлар өчен 60 яшьтән башлап барлыкка килә.

Россиядә «пенсия алды яше» төшенчәсе 2019 елда барлыкка килде. Бу статус 2018 елда иске законнар буенча, шул исәптән вакытыннан алда, пенсиягә чыгарга тиешле гражданнарның (медицина хезмәткәрләре, укытучылар, Ерак Төньяк районнарында яшәүчеләр һәм башкаларның) хокукларын саклау һәм үтәү өчен кертелде.

2020 елдан һәм алга таба ташламалардан 1964 елда туган һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 1959 елда туган һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар файдалана.

Пенсия алды яшендәге гражданнар өчен элек пенсия яшенә җиткәннән соң бирелә торган ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары саклана: бушлай дарулар һәм транспортта ташлама белән йөрү, капиталь ремонт һәм башка торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташлама, милек һәм җир салымнарыннан азат ителү.

Моннан тыш, «пенсия алды яшендәгеләр» өчен ел саен диспансерлаштыруга бәйле яңа ташламалар кертелде. Эшсезлек буенча пособиенең арттырылган күләме каралган һәм пенсия алды яшендәге хезмәткәрне эштән азат итүне тыя торган закон кабул ителде.

«Пенсия алды яшендәге граждан» статусын билгеләү өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Пенсия фондында мәгълүмат бирү сервисы эшли башлады, аның аша кирәкле хезмәтләр пенсия алды яшендәге затлар турында барлык кирәкле мәгълүматларны алалар. Гражданга бары тик ташлама бирүче ведомствога гариза тапшырырга гына кала, анда инде барлык кирәкле мәгълүмат булачак.

Махсус стажлык вакыт эшләгәндә пенсиягә хокукы булган табиблар, укытучылар һәм башка хезмәткәрләр өчен пенсия алды яше тиешле елларны эшләгән вакыттан башлана. Мәсәлән, педагогларның 25 елдан һәм медицина хезмәткәрләренең 30 елдан. Ягъни, күчмә чорга ярашлы төстә, 2019 елда әлеге категория гражданнарның пенсиягә чыгу вакыты 6 айга, ә агымдагы елда 1 ел да 6 айга күчерелде, ә 2021 елда 3 елга, 2026 елда 4 елга һәм 2028 елда 5 елга күчерелә. Әмма бу вакыт дәвамында алар, салым ташламаларыннан кала, пенсия алды ташламаларыннан файдалана алалар.

Пенсия яше үзгәрмәгән кешеләр өчен дә пенсиягә чыкканчы 5 ел алдан пенсия алды ташламаларына хокуклар бар. Мәсәлән, биш баласы булган күп балалы әниләрнең ул 45 яшьтән башлап, ягъни үзе өчен гадәти пенсиягә чыгу яшенә кадәр (50 яшь) 5 ел алдан барлыкка килә.

Федераль пенсия алды ташламаларына хокукны Пенсия фондының es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетта, МФЦда, шулай ук алдан язылу буенча Пенсия фондының клиент хезмәтендә тикшерергә һәм белешмә алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев