Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Пенсия фонды искәртә

Түбән керемле гаиләләр 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала туган очракта ана капиталыннан ай саен акча алырга хокуклы.

Түбән керемле гаиләләр (гаиләдәге бер кешегә 14034 сумнан ким) 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала туган очракта ана капиталыннан айлык түләүгә хокуклы. Түләү балага 1,5 яшь тулганчы бирелә. Гаиләләргә уңайлы булсын өчен түләү билгеләү турында гаризаны бала туганнан соң 6 ай эчендә бирергә мөмкин-акча баланың туганнан соң түләнәчәк. Әгәр гариза баланың туганнан соң алты айдан соң бирелә икән, түләү мөрәҗәгать иткән көннән билгеләнә.Татарстан Республикасында ана капиталыннан түләү күләме 8896 сум тәшкил итә. Шуны истә тотарга кирәк: айлык түләү бер елга билгеләнә һәм шушы вакыт узу белән гариза бирү өчен кабат мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Гаиләнең ана капиталы акчаларыннан айлык түләү хокукы бармы икәнен Россия Пенсия фонды сайтында махсус калькулятор ярдәмендә белергә була.

 

 

Пенсия фонды идарәсе

Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефон: 2-52-41, 2-52-07

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X