Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Пенсия фонды лаешлылар сорауларына җавап бирә

Лаеш районында яшәүчеләрдә пенсияләрне индексацияләү һәм ана капиталы программасына яңалыклар кертелү уңаеннан сораулар туа. Аларга Россия Пенсия фондының Лаеш район идарәсе начальнигы Ирина Алешина җавап бирә.

Планлы индексацияләрне исәпкә алып иминият пенсияләре эшләмәүче пенсионерларга гына түләнә. Пенсионерның эштән туктавы ничек билгеләнә?

-Пенсионерның найм буенча эшләү фактын Россия Пенсия фонды территориаль органы эш бирүчеләрнең ай саен бирә торган отчетлары нигезендә билгели. Отчетның мондый формасы хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионерларның алар эшләгән чорда булган индексацияләр исәбенә пенсияләрен арттыру өчен махсус кертелде. Шуңа күрә бернинди гариза язарга кирәкми.

Әгәр пенсионер халыкның үзмәшгуль катлавына керсә, ягъни Россия Пенсия фондының территориаль органында шәхси эшмәкәр, нотариус, адвокат һәм башкалар буларак исәптә торса, Федераль салым хезмәте ПФРга пенсионерның эшмәкәрлек эшчәнлеген туктату турында хәбәр итә.

Безнең гаиләнең кереме аз. Ана капиталыннан ай саен түләү алу мөмкинлеге бар дип ишеттем. Бу хакта тулырак сөйли алмассызмы?

-Гаилә кереме бер кешегә эшкә сәләтле халыкның 1,5 яшәү минимумыннан ким булганда икенче бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туганда ана капиталыннан ай саен түләү алырга хокуклы. Ул балага 1,5 яшь тулганчы бирелә. Түләү билгеләү турында гаризаны бала тугач алты ай дәвамында бирергә була – акчалар шул вакыттан түләнә. Гаризаны алты айдан соң биргәндә түләү аны сорап мөрәҗәгать иткәннән билгеләнә.

Ана капиталыннан түләү күләме гаилә яшәгән төбәккә бәйле һәм үткән елның икенче кварталында билгеләнгән баланың яшәү минимумына тәңгәл. Шуны истә тотыгыз, айлык түләү бер елга билгеләнә. Шушы вакыт үткәч гаиләгә кабат ПФРның клиентлар белән эшләү хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп акчалар бирү турында яңа гариза тапшырырга кирәк.

Сезнең гаиләнең ана капиталыннан айлык түләү алу хокукы булу-булмауны ПФР сайтындагы махсус калькулятор ярдәмендә белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев