Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Православиеле лаешлылар Хач мануда бәкегә чумдылар

Традицион Хач ману коенулары Кама бозында булды.

София соборында литургия тәмамланганнан соң, христианнар иконалар һәм хоругвайлар белән храмнан Камага кадәр тәре йөреше белән үттеләр. Быел һава торышы үзен яхшы яктан күрсәтте: урамда 18 градустан түбәнрәк иде, ә Хач ману салкыннарында шулай булырга тиеш тә.

Иорданьны ярдан йөз метр ераклыкта ясаганнар. Коену урынында кирәк вакытта ярдәм күрсәтергә әзер коткаручылар дежур торды. Лаеш районында Хач ману коенулары узган башка урыннар да бар иде: Ташкирмән, Бима, Урта Девятово, Тарлаши. Урта Девятово һәм Бимада коену өчен урыннар урнаштырылган.

Иорданьда суны изгеләндерүгә 20дән артык кеше җыелган: балалары белән яшь әниләр, өлкән ир-атлар, пенсионерлар. Сергий атакай бөек су изгеләндерү йоласын башкарды. Гыйбадәттән соң кешеләр изге су белән юыну өчен иорданьга килә башладылар.

Иң кыюлары һәм батырлары бәкегә чумарга булды. Беренче булып суга керергә карар иткән кеше урта яшьләрдәге ир-ат булды, аның артыннан кыю яшь егет керде. Өч тапкыр чукынгач, бер-бер артлы бозлы суга төштеләр.

-Менә дигән су! – әле генә бәкедән чыкканнар фикерләре белән уртаклаштылар. – Бер дә салкын түгел!

Хач ману суы - православие чиркәвенең төп изге әйберләренең берсе. Ул үзенең шифалы үзлекләрен озак саклый, дип санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев