Президент программасы тормышка ашырыла
Район үзәгендә Сәйдәшев урамында «Безнең ишегалды» президент программасы буенча 5-нче һәм 7-нче йортлар янындагы ишегалларын төзекләндерү эшләре башланды.
Татарстан Президентының ишегалларын төзекләндерү буенча уникаль масштаблы «Безнең ишегалды» программасы узган ел эшли башлады. Ишегалды территорияләрен төзекләндерү проектлары буенча фикер алышу күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең фикерләрен исәпкә алып барылды. Район үзәгеннән тыш, ишегалларын ремонтлау авыл җирлекләрендә дә бара. «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру дүрт елга исәпләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев