Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Районда агымдагы елга эш планнары билгеләнде

Лаеш районы Советының бишенче сессиясендә 2020 ел проблемалары һәм казанышлары турында муниципаль берәмлек хезмәтләре һәм оешмалары җитәкчеләре хәбәр итте.

Усады авылында «Иннополис» махсус икътисади зонасы территориясендә ICL-Техно исәпләү техникасы заводының актлар залында Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов 2020 елдагы эшкә йомгак ясады.

Ул райондагы икътисади хәл, коронавирус белән көрәш, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында урыннар белән бәйле проблемалар, мәгариф өлкәсендә яңа учреждениеләр төзү, 50 республика программасының 21ендә актив катнашу, су сыйфатын яхшырту эше һәм башкалар турында сөйләде.

Җитештерү күләмен арттыру, яңа территорияләрне үзләштерү, инвесторлар һәм резидентлар җәлеп итү һәм алар өчен салым ташламалары турында «Иннополис» махсус икътисади зонасы генераль директоры Ренат Хәлимов сөйләде. Комлы Ковали авыл җирлеге башлыгы, депутат Надежда Гыйләҗетдинова җирлек эшенә йомгак ясады һәм аның перспективалары турында сөйләде.

«Луч «Казан медик-инструменталь заводы» ЧҖҖ директоры, Хәерби авыл җирлеге депутаты Фәнис Шәмсетдинов җитештерүне киңәйтү һәм яңа участокны эшләтеп җибәрү турында сөйләде. Биредә гигиена салфеткаларын һәм перчаткаларын йомарлап кую һәм төргәкләү белән шөгыльләнәләр, шулай ук медицина скальпельләрен һәм цитощеткаларын җыялар. Пандемиягә каршы көрәш кысаларында 2020 ел ахырында тест режимында шәхси саклану чаралары: халатлар, хирургик бахиллар, баш киемнәре һәм битлекләр җитештерү башланды.

Районда хокук тәртибенең торышы, җинаятьчелеккә каршы көрәш, җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм хокук бозуларны профилактикалау турында Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Радик Егоров сөйләде.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашты.

- Мин сезнең район өчен горурлык хисе кичерәм, ул Татарстан рейтингында дүртенче урында тора һәм, һичшиксез, бүген шулай динамик, көчле, иҗади үсеш алучыларның берсе, - дип билгеләп үтте Татьяна Петровна.

Очрашу район үсешенә зур өлеш керткән актив һәм инициативалы кешеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

 

Фотода: хезмәт ветераны Николай Брониславович Рымар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев