Районда православие ничек үсәчәк
Лаеш районында төрле милләт һәм төрле дин тотучы кешеләр яши. Яңа православие храмнары һәм мәчетләр төзелә һәм искеләре капиталь ремонтлана. Район җитәкчелеге дин әһелләре белән тыгыз элемтәдә тора.
Шушы көннәрдә район Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов I Казан округы дин башлыгы, Духосошественский храмы башлыгы һәм святитель Гурий Казанский исемендәге православие гимназиясе директоры, протоиерей Алексей Чубаков белән очрашты. Алар Лаеш районы православие руханилары үсешенә кагылучы кайбер мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев