Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Районда урман байлыгын саклыйлар

​​​​​​​“Урманны саклыйк” акция кысаларында Тарлаши авылыннан ерак түгел 5 гектар җиргә яшь ылыслы үсентеләр утырттылар.

Столбище урман хуҗалыгында урнашкан каенлыкта волонтерлар кызыксынып яшь нарат агачларын утырттылар.

-Хәзер агач утыртырга иң уңышлы вакыт,- дип билгеләп үтте дәүләт урман хуҗалыгы инспекторы Виталий Шмелев.-Җәйге эсседән һәм көзге яңгырлардан соң ике яшьлек үсентеләр яхшы тернәкләнеп китте. Урман утыртырга Лаеш районыннан һәм Казан шәһәреннән волонтерлар килде. Аларга ярдәм итәргә янәшәдәге бакчачылык ширкәте ияләре дә кушылды.

Николай Близников Тарлаши авылында үсә һәм 31 ел Столбище урман хуҗалыгында урманчы булып эшли. Аның фикеренчә, аларны чын яхшы агачлар дип әйткәнче, яңа үсентеләргә 40 ел үсәргә кирәк. Нарат агачында сумала барлыкка килгәнче аңа 100 ел үсәргә кирәк.

-Урманны торгызу - урман хуҗалыгында бик мөһим эш,- дип санный Столбище урман хуҗалыгы җитәкчесе Иван Игонин. Урман фонды яңа автомогистраль төзелү аркасында һәм урман үзе чирләп күп кенә агачларны югалттылар.

Районның урман байлыгын торгызу эшләрендә һәркем дә катанаша ала, өй төзү, бала үстерү һәм агач утырту- күп еллар инде жирдә торучыларның максаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев