Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Районыбызда күп балалы гаиләләр әти-әниләрен хөрмәтләделәр

Хәтта син инде олы булсаң да, синең балаларың, оныкларың булса да рәхмәт сүзләре ишетү күңелле. Кечкенә кешеләр язмышы өчен җаваплылык алып тәрбиягә бала алып тәрбияләгән әниләр дә искәрмә түгел.

Денис Фролов фотосы

Аларга, ял көннәре, җәйге яллары булмаганнарга, Шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина һәм райбашкарма комитетының опека һәм попечительләр бүлеге ял кичәсе оештырырга булды. Алар үз канатлары астына чит бала алып тәрбиялиләр. Менә аларга бәйрәм бүләк иттеләр. Бу тәкъдимне районның төрле торак пунктларында яшәгән тугыз гаилә кабул итте.

Аларны райбашкарма комитеты эшләр башкаручысы Виктор Воробьев сәламләде. Ул тәрбиягә бала алган гаиләләрнең изге теләктә булуларын әйтеп үтте һәм әти-әниләргә һәм балаларга имин тормыш, сәламәтлек һәм хыялларының тормышка ашуын теләде.

Опека һәм попечительләр бүлеге начальнигы Жанна Родионова да җылы сүзләрне күп әйтте. Балаларга яхшы тәрбия бирүләре өчен әти-әниләргә иганәчеләр әзерләгән бүләкләрне тапшырдылар. Зур булмаган концерт күрсәтелде, балалар өчен уеннар, бәйгеләр оештырылды.

Кунаклар үзләре дә чыгыш ясадылар. Мәсәлән, Вәлиевлар гаиләсе. Бәләкәчләргә зур ак пудель бүләк иттеләр, бу тату гаиләнең нәни әгъзаларының сөенүләренә чик булмады.

Фотокүргәзмә дә кызыксыну уятты: анда “Кышкы әкият” конкурсында катнашучылар эшләре куелган иде. Күргәзмәдә катнашучылар да бүләксез калмады. Хәйриячеләр Флюра Мингалиева һәм Элеонора Камалиева биргән акчаларга очрашуга килүчеләр өчен чәй табыны әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев