Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Һәркем игътибарга лаек

Район мәдәният йортында шундый исем астындагы проект тәкъдим ителде.

Аны Республика клиник хастаханәсе һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон тормышка ашыра. Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр белән очрашуда РКХнең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев чыгыш ясады. Ул проектның максаты турында сөйләде: куркыныч авырулар буенча риск төркемендә булган һәм сәламәтлекләрен мөстәкыйль рәвештә саклап кала алмый торган кешеләрне ачыклау. Алда торган өйдә йөреп чыгу нәтиҗәсендә кешеләрнең сәламәтлеге торышы, симптомнар булуы турында сораштыру үткәреләчәк һәм кирәк булган очракта, барлык мохтаҗлар киләчәктә дәвалау һәм комплекслы медицина ярдәме билгеләү өчен тикшеренүгә җибәреләчәк. Шулай итеп, Лаеш районының барлык халкы медиклар игътибарына җәлеп ителәчәк.

Тулырак мәгълүматны газетаның киләсе саннарында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X