Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Росгвардия алдына зур бурычлар куелды

​​​​​​​Быел Россия хокук тәртибе гаскәрләренең 210 еллыгы һәм Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте оешуга биш ел тулу билгеләп үтелә.

Росгвардиянең нәрсә икәнлеге һәм аның бурычлары турында без ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Николай Александрович Чернобровкин белән сөйләшәбез.

Николай Александрович, Росгвардиянең структурасы нинди, аңа нинди бүлекчәләр керә?

-Росгвардиягә ЭЭМ юрисдикциясеннән чыгарылган берничә бүлекчә керә. Бу ведомстводан тыш сак бүлекчәсе, лицензия-рөхсәт эше бүлекчәсе һәм элек ЭЭМның эчке гаскәрләренә кергән хәрби частьлар. Шулай ук Росгвардия структурасына ОМОН, СОБР һәм авиация отряды керә. Эчке эшләр министрлыгыннан чыгарылган идарә хезмәткәрләре, элеккегечә, бөтен Татарстан буенча массакүләм, иҗтимагый һәм спорт чараларында җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итүдә катнашалар. Экстремизм һәм терроризмга каршы көрәштә катнашалар, аеруча мөһим һәм режимлы объектларны саклыйлар, Росгвардиянең махсус бүлекчәләре җинаятьчеләрне тоткарлаган вакытта ярдәм күрсәтәләр, корал әйләнешен контрольдә тоталар.

Ведомстводан тыш сак алдында нинди бурычлар тора?

- Без гадәттән тыш хәл режимын һәм хәрби хәлне тәэмин итүдә, төрле җинаятьләрне ачуда, шул исәптән урамнарда һәм җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләрне ачуда катнашабыз. Ведомстводан тыш сак бүлекчәләре килешүләр буенча физик һәм юридик затларның объектларын һәм квартирларын саклауны башкара. Мәсәлән, квартирны сак астына куярга кирәк булса, Росгвардиягә мөрәҗәгать итә аласыз. Шул ук вакытта ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре эшләгән барлык акчалар тулысынча федераль бюджетка китә.

Лицензия-рөхсәт эше бүлекчәсе хезмәткәрләре нинди мәсьәләләрне хәл итә?

- Росгвардиянең лицензия-рөхсәт эше (ЛРР) бүлекчәләре гражданлык коралы әйләнешенә һәм шәхси сакчылык предприятиеләре эшчәнлегенә контрольлек итә. ЛРР бүлекчәләре 24 төр дәүләт хезмәте күрсәтә. Алар барысы да корал сатып алуга, саклауга һәм транспортлауга рөхсәт бирү белән бәйле. Росгвардия халыктан корал предметларын кабул итә, ә элек моның белән полиция хезмәткәрләре шөгыльләнә иде. Корал тапшырган өчен акчалата бүләк – киселгән утлы корал өчен 3 мең сум, шартлаткыч матдәләр өчен 2 мең сум, сугышчан гранаатлар һәм шома көпшәле ау коралы өчен 1,5 мең сум, обрезлар һәм кулдан ясалган утлы корал өчен 1 мең сум, газ коралы һәм чикләнгән зарар китерүче корал өчен 500 сум тәшкил итә.

Росгвардия хезмәткәрләре нинди дә булса ташламалардан файдаланамы?

-Росгвардия хезмәткәрләренә ЭЭМ хезмәткәрләренә бирелүче ташламалар һәм гарантияләр бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев