Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге кисәтә: алдакчылардан сакланыгыз

Сак булыгыз: мошенниклар!

 

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге клиентлар хезмәтенә һәм контакт-үзәгенә гражданнардан мошенниклар шалтыратулары турында мөрәҗәгатьләр еш керә: алар кәрәзле телефоннарга шалтырата, үзләрен фонд хезмәткәрләре дип таныштырып, «яңа кагыйдәләр» буенча кешегә пенсия өчен стаж җитми, дип әйтәләр, шуннан соң, әгәр аны расламасаң, түләүләрне туктатып тору белән куркыталар. Мошенниклар пенсионерны Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә кабул итүгә язып куярга тәкъдим итәләр, ә аннары язманы СМС коды буенча раслауны сорыйлар.

Әгәр сезгә шундый эчтәлектәге шалтырату була икән, белеп торыгыз — сез мошенниклар белән сөйләшәсез. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге мондый очракларда аралашуны мөмкин кадәр тизрәк туктатырга киңәш итә. Уяу булыгыз! Беркайчан да телефон аша паспорт мәгълүматларыгызны, банк картасы номерын, ПИН-, СМС-код яки шәхси кабинет паролен әйтмәгез. Бу хакта өлкән яшьтәге якыннарыгызның һәм танышларыгызның исләренә төшереп торыгыз! 

«Безнең бүлек хезмәткәрләре үз хезмәтләрен йорттан йортка тәкъдим итеп йөрмиләр. Барлык хезмәтләр дә фонд бүлекләренең клиентлар хезмәтендә һәм дәүләт хезмәтләре порталында бушлай күрсәтелә», — дип искәртте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев