Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Россия, алга!

РФ көчле биш дәүләт арасында

2018 елның маенда “ РФ Президенты 2024 елга кадәрге чорда Россия Федерациясендә милли максатлар һәм стратегик үсеш бурычлары турында”гы Указны имзалады, ул РФ Хөкүмәте алдына мөһим бурычлар куйды. Татарстанда милли проектлар үтәлешенә контрольлек итү буенча эшче төркем һәм ТР муниципаль берәмлекләр эшче төркемнәренең видеоконференция режимында үткән уртак киңәшмәсендә 2019 елда бу проектны республикада тормышка ашыру турында сүз барды. Безнең районда эшләр торышы турында Лаеш район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова бәян итте.

Безнең хәбәрчебез аның белән очрашты һәм берничә сорау бирде.

Татьяна Петровна, Указның максаты нидән гыйбарәт?

-Кыскача әйткәндә, РФ Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәтенә Россия Федерациясен дөньяның икътисады көчле булган биш ил арасына кертүгә юнәлтә. Ә моның өчен икътисадта һәм социаль өлкәдә санлы технологияләрне кертүне тизләтү; халык санының тотрыклы артуын тәэмин итү; гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерү (2030елда 80гә кадәр), хәерчелек дәрәҗәсен ике мәртәбә киметү; ел саен әз дигәндә биш миллион гаиләнең торак шартларын яхшырту һәм башкалар таләп ителә. Түбәндәге юнәлешләр буенча өстенлекле милли проектлар (программалар) эшләнде: демография, сәламәтлек саклау, мәгариф, торак һәм шәһәр мохите, экология, имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары, хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм, фән, санлы икътисад, мәдәният, кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм, халыкара кооперация һәм экспорт.

-Милли проектлар нинди акчаларга тормышка ашырылачак?

-Балалар туганда гаиләләргә финанас ярдәме һәм балалары булган хатыннарны эшкә урнаштыру өчен шартлар булдыру күздә тотыла. Гражданнарны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тарту бурычы куелды, моның өчен халыкның барлык категорияләре һәм төркемнәренә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә шартлар булдырылачак. Сәламәтлек саклауда беренче буын медицина челтәре формалаштыру тәмамлана, инновацион медицина технологияләре кертелә, ул үз эченә иртә диагностикалауны һәм пациентларның сәламәтлек торышына дистанцион мониторингны һәм башкаларны ала. Һәр милли проект буенча аны тормышка ашыру механизмы эшләнгән.

Безнең район үрнәгендә Россия Президенты Указының ничек үтәлүе турында әйтеп үтегез әле.

-Лаеш районы җиде милли проектта катнаша, аңа аэропорт, бер мәдәният, ике медицина һәм биш мәгариф учреждениесе, шулай ук юллар керә. Моннан тыш, урман массивын торгызу күздә тотыла. Эшче төркем төзелде, ул атна саен объектларга чыгып милли проектлар барышын караячак.

Хәербидә мәдәният йортында капиталь ремонт бара, ул “Мәдәният/Мәдәни мохит” милли проекты кысаларында бүленгән акчаларга эшләнә.

“Демография” милли проекты ярдәмендә сентябрьдә Усадыда 260 урынга яңа балалар бакчасы ишекләре ачылачак, анда бер яшьтән өч яшькәчә балалар өчен дә төркем булачак.

“Сәламәтлек саклау” проекты кысаларында Лаеш үзәк район хастаханәсе балалар поликлиникасы матди-техник базасын ныгыту планлаштырыла. Александровкада ФАП төзелеше дәвам итә. Сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру – сәламәтлек саклау эшендә мөһим фактор. Шуңа күрә Хәербидә милли проект кысаларында спорт мәйданчыгы булдырылачак.

“Мәгариф” проектына безнең танылган якташларыбыз исемнәрен йөрткән мәктәпләр керде: Советлар Союзы Герое А.П Малышев исемендәге Столбище, Россия Герое М.А. Гәрәев исемендәге Габишево һәм Г.Р. Державин исемендәге Сокуры мәктәпләре, шулай ук Лаеш интернат мәктәбе. Бу учреждениеләргә җиһазлар алуга акча бүленде.

Сентябрь аенда ике юл – Габишевога керү һәм Столбище-Атабай юлын ремонтлау тәмамланачак. Ул  “Имин һәм сыйфатлы юллар” проекты кысаларында алып барыла. Шуңа басым ясыйсы килә, бу юнәлешләр район өчен бик тә мөһим, чөнки “Бер юл – өч милләт” туристик маршрутының бер өлеше булып тора.

“Экология” проекты буенча 2019 елның маенда Чирпы һәм Александровка авыл җирлекләре территорияләрендә чыршы, нарат һәм имән үсентеләре утыртылды.

“Татарстан Республикасында хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм” милли проектына безнең район территориясенә урнашкан “Казан” халыкара аэропорты” АҖ керде. Аэропортның 100 кешесен “Җирдә хезмәт күрсәтү” квалификация күтәрү буенча 220 сәгатьлек курсларда укыту ниятләнелә.

Милли проектлардан кала Лаеш районы 30 республика һәм федераль программада катнаша. Аларны тормышка ашыру район башлыгы Михаил Афанасьевның шәхси контролендә. Социаль челтәрләрдә һәм ММЧда яктыртыла.

Уртак тырышлык  белән без илебезне дөньяда алдынгы илләрне берсе итәрбез.

Әңгәмәне Людмила Никифорова алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X