Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Россия Конституциясе көнендә паспорт алдылар

Лаеш районы ЗАГС бүлегендә Россия Федерациясенең яшь гражданнарына – Лаеш районында яшәүчеләргә паспортлар тапшыру тантанасы булды.

ЗАГС бүлеге начальнигы Мария Бурцева аларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

-Паспорт алу – яшь кешеләр тормышында зур һәм дулкынландыргыч вакыйга. Бу яшь гражданнар өчен зур тормыш башлану һәм мөстәкыйльлек, чөнки паспорт – теләсә кайсы ил гражданы шәхесен раслаучы юридик документ.

Тантанада Лаеш районының яшь кешеләре Камилә Исмәгыйлова, Алексей Седов, Айдар Малюков, шулай ук балаларның әти-әниләре катнашты.

Паспортларны районның  федераль миграция хезмәте идарәсе начальнигы Юлия Ермакова, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Лицова һәм “Яшь Гвардия” яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Рәмис Зиннәтуллин тапшырды. Моннан тыш Камиләгә, Алексейга һәм Айдарга “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” 1000 сумга “Спорт товарлары” кибетенә сертификатлар тапшырды.

Имәнкискәдә яшәүче сигезенче сыйныф укучысы Айдар каратэ белән шөгыльләнә. Ул Татарстан һәм Россия чемпионы.

-Минем әнием шәфкать туташы, әтием куркынычсызлык хезмәтендә. Мине Александр Жарахин өйрәтә. Тагын да көчле һәм түзем булырга хыялланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев