Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Рябинка”га өч яшь булды

Лаешның “Рябинка” балалар бакчасына йөрүчеләр, аларның әти-әниләре һәм тәрбиячеләр зур булмаган, әмма бу мөһим датаны билгеләп үттеләр.

Барысы рәхәтләнеп күңел ачты, биеделәр, уйнадылар, эстафеталарда катнаштылар, хор белән “Каравай” җырладылар... Аларга фиксик Симка һәм шаян Карлсон булышты. Бар кешегә күренә торган җирдә тәрбиячеләр үз куллары белән ясаган бик зур торт урын алган. Ул үз чиратын көтә

Бакча капкасы янына сиздерми генә йөк машинасы килеп туктады. Анда көтелмәгән төп сюрприз бар иде: ике кечкенә, матур төсләргә буялган карета һәм ике бизәлгән пони! Бу бүләкләрне балаларга балалар бакчасы администрациясе әзерләгән. Сөенүләрнең чиге булмады! Барлык бәләкәчләр чиратлап бакча әйләнәсендәге юл буйлап йөри һәм понины сыйпый алды.

Балалар бакчасы мөдире Ирина Бикмиева эшкә нәтиҗә ясый:

-Шушы мөһим өч елда без күп нәрсәләргә ирештек: педагогик коллектив тупланды, тәрбиячеләр дуслашты, тәҗрибә җыйды. Хәзер балалар бакчасында 140 малай һәм кыз. Алар өчен төрле чаралар үткәрәбез, аларны үзенчәлекле итәргә тырышабыз. Төрле түгәрәкләр эшли. Моннан тыш, “Рябинка” ГТО нормалары комплексын эшләүдә катнаша һәм районда бу юнәлеш буенча база мәйданы булып тора. Безнең яшь хезмәткәрләрне Бөтенроссия ГТО физкультура-спорт комплексы сайтында теркәргә ниятлибез. Лаеш районының башка балалар бакчалары белән берлектә балалар өчен спорт чаралары үткәрәбез. Бу эштә безгә ГТОны тестлау район үзәге җитәкчесе Владислав Егоров ярдәм итә.

Коллективның бердәм, тату эшләве, ата-аналар белән ныклы хезмәттәшлеге  нәтиҗәсендә “Рябинка” актив үсүен дәвам итә. Бәләкәчләр тәрбиячеләрен яраталар һәм балалар бакчасы өчен бу бик тә мөһим.

Шушы вакыт эчендә без күп нәрсәләргә ирештек: педагогик коллектив тупланда, тәрбиячеләр дуслашты, тәҗрибә туплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев