Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Санлы телевидениегә ничек күчәргә һәм яраткан телеканалларны югалтмаска

Моны эшләү катлаулы түгел. Иң мөһиме – сезнең сигнал кабул итү тибы нинди булуны билгеләү: аналогмы, спутник, кабельле яки санлымы.

Сигналны аналог ысул белән алганда гына борчылырга кирәк. Моны берничә ысул белән тикшерергә була:

1)Телеканаллар логотибы янында сез “А” хәрефе күрәсез;

2)сезнең каналлар 20 яки аннан кимрәк.

Әгәр сез сигналның аналог икәнен билгеләдегез икән, 14 октябрьгә алдан ук әзерләнергә кирәк. “Аналог”тан санлы ТВга күчү буенча зур булмаган чек-бит:

-Телевизорның заманча булуын тикшерергә (DVB-T2 стандартында булырга тиеш)

-Әгәр телевизор искергән һәм DVB-T2 стандартында түгел икән, техника кибетендә яки “Россия почтасы” бүлегендә санлы приставка сатып алырга

-Дөрес антенна сатып алырга: әгәр телебашня янында яшәсәгез, бүлмәнекен, әгәр еракта яшәсәгез, тышка куя торганны

Чиккә якын урнашкан торак пунктларда яшәүчеләр алдында тагын бер сорау тора: сигналны чит төбәктән түгел, ә үз  төбәгеңнән кабул итүгә ничек көйләнергә? Җавап: кабул итү антеннасын якындагы тапшыру станциясе ягына ориентлаштырырга. Кайсы телебашняның сезгә якын урнашканын карта.ртрс.рф сайтыннан таба яки кайнар линиянең 8-800-220-20-02 бушлай телефоны аша белә аласыз. Картада сезнең төбәктәге барлык санлы объектлар күрсәтелгән. РТРС сервисыннан файдаланганда антеннаны кирәкле юнәлешкә борырга компас ярдәм итәр. Шулай ук антеннаны телебашняның фаразланган урнашу урыны ягына юнәлтеп карарга мөмкин. Кагыйдә буларак, күрше йортларның антенналары анда юнәлтелгән инде. Моны эшләгәннән соң каналларны автокөйләүне җибәрергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев