Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

“Санлы”га күчкәндә кем компенсация алырга мөмкин

Гражданнарның социаль якланмаган категорияләренә санлы телевизион тапшыруларны кабул итү өчен кирәкле санлы телевизион приставка һәм телевизион антенна сатып алуга чыгымнарын компенсацияләү каралган.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 14 октябреннән Татарстанда санлы эфир телевизион тапшыруларын җибәрәчәкләр. Аналог санлы телевидениенең дәүләт челтәре өзеләчәк.

Компенсациягә кемнең хокукы бар

Компенсация алу хокукына гражданнарның түбәндәге категорияләре ия:

-бер кешегә уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган һәм алар балага ай саен пособие алучы күп балалы һәм инвалид балалары булган гаиләләр.

-бер кешегә уртача керемнәре 20 мең сумнан артмаган 70 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче пенсионерлар (пенсионерлардан торучы гаиләләр).

-бер кешегә уртача керемнәре 20 мең сумнан артмаган ялгыз яшәүче инвалидлар (инвалидлардан торучы гаиләләр).

Компенсация күләме

Компенсация санлы телевизион приставка яки телевизион антеннаның факттагы бәясе күләмендә биреләчәк, ләкин җиһазларның һәр төре буенча 1000 сумнан артыграк түгел.

Компенсация алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә

Компенсациягә гаризаны 2019 елның 1 декабреннән соңга калмыйча Матди ярдәм күрсәтү (компенсация түләүләр) республика үзәгенең яшәү урыны буенча бүлегенә тапшырырга кирәк. Лаеш районында Матди ярдәм күрсәтү республика үзәгенең №25 бүлеге адресы: 422611, Татарстан Республикасы, Лаеш шәһәре, Беренче май урамы, 35 йорт. Кайнар линия телефоны: 8 (84378) 2-55-82. Алдан язылу өчен телефон: 8 (84378) 2-44-73.

Нинди документлар таләп ителә

1) компенсация турында гариза бирү вакытына кадәр йорт хуҗалыгының һәр әгъзасы керемнәрен раслаучы белешмәләр; 2) санлы телевизион приставка сатып алганга түләүне раслаучы документ.

Шул ук вакытта, балага ай саен пособие алучы балалы гаиләләргә социаль яклау органнарында алар турында мәгълүматлар булган документлар җыйганда, үз керемнәрен расларга туры килмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев