Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Шундый һөнәр бар - Ватанны саклау

ЛТЭТ студентлары һәм Лаеш мәктәпләре укучылары легендар десантчы, фронтовик, Европаны азат итүче Павел Клетнев белән очраштылар.

Лаеш техник-икътисад техникумында «Шундый һөнәр бар - Ватанны саклау» дигән чара узды. Студентлар һәм өлкән сыйныф укучылары белән очрашуга Бөек Ватан сугышы ветераны, гвардияче-десантчы Павел Кузьмич Клетнев, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев, район ветераннар советы рәисе Рашат Булатов һәм Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты вәкилләре килде.

Ватанны саклау - һөнәри бурычы булган кешеләр белән мондый очрашулар инде традициягә әверелде. Бу очрашуның үзенчәлеге - техникумга Россиядәге иң өлкән десантчы, Ленинград янындагы сугышларда катнашучы Павел Клетневның килүе булды.

Павел Кузьмич Клетнев фронтка 1942 елда унҗиде яшендә китә. Ленинград блокадасын өзәргә омтылуда катнаша, Ладога күле янында сугыша. Ә 1943 елда аны десант гаскәрләренә җибәрәләр. Якташыбыз Венгрия, Австрия һәм Чехословакияне азат итүдә катнаша.

 

Павел Клетнев 1924 елда Лаеш районында туа. Горький автоюл техникумын тәмамлый. Таксопаркта механик, баш инженер булып эшли. Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, «Ленинградны саклаган өчен», «Венаны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Инде тыныч тормышта, 88 яшендә, ул үзен янә канатлы пехотада хис итәргә тели.

Тагын парашют белән сикерергә була. Иң өлкән десантчының хыялы тормышка аша. 90 яшендә дә, 95 яшендә дә ул яңадан күкне яулый.

Павел Кузьмич зур иҗтимагый эш алып бара, яшьләр белән еш очраша. Ул үзенең хәрби батырлыклары турында тыйнак кына дәшми кала. Әмма бүләкләре аның батырлыгы һәм хәрби бурычына тугрылыгы турында ачык сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев