Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Социаль яклау

Хөрмәтле гражданнар!

Адреслылыкны -  мохтаҗ гражданнарга социаль ярдәм чаралары күрсәтүне көчәйтү максаталарында, Татарстан Республикасының 2004 ел 8 декабрдәге №63-ЗРТ законына һәм Татартстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2004 ел 14 декабре №542 карарына ярашлы төстә балага айлык пособие һәм пенсионерларга юлга акчалата  түләү билгеләгәндә гражданнар кеременнән кала, 2019 елның 1 апреленнән аларның милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе дә исәпкә алына.

Милекләрендә яхталар, очу аппаратлары, снегоходлар, сәнәгать җитештерүе объектлары, сәүдә нокталары, ике һәм аннан күбрәк машиналары, чыккан вакытлары 3 елдан артмаганда, гаиләнең һәр әгъзасына 40 кв.м туры килгән квартирлары булган гаиләләрдәге балаларга пособие түләнми.

Пенсионерларга юл акчасы билгеләгәндә дә милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе шундый ук шартлар саклана. Шул ук вакытта гомуми мәйданы 80 квадрат метрдан артык булмаган квартирга ия булган ялгыз яшәүче пенсионерның ай саен юл акчасы алу хокукы бар. Балага һәм юлга ай саен түләү билгеләгәндә исәпкә алына торган милекләрнең тулы исемлеге белән сез Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында (mtsz.tatarstan.ru) таныша аласыз.

Югарыда әйтеп үтелгән түләүләр билгеләү яки билгеләмәү турында карар алучыларга смс хәбәрләр яки Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинетка җибәрелә.

Элек билгеләнгән түләүләр алар билгеләнгән срок беткәнче милек белән тәэмин ителешкә бәйсез төстә бирелә.

Милек белән тәэмин ителешне тсәпкә алып социаль түләүләр билгеләү мәсьәләләре буенча сез яшәү урыны буенча республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлекләренә 2-55-82, 2-54-48 телефоннары аша мөрәҗәгать итә аласыз, электрон почта адресы: Lai.25@tatar.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев