Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Сугыш вакытында маякчы булып эшләгән

 1941 елның җәендә Петр Калашниковка 10 яшь тә булмый. Әмма сугыш тиз олыгайта.

Фото Лаеш районы матбугат хезмәтеннән

 

Сугыш чоры балалары өлкәннәргә ярдәм итәргә тырышалар, аларны станоклар артында, басуларда һәм фермаларда алыштыралар.

Петр Степанович Калашников 1931 елның 27 сентябрендә зур булмаган Мансурово авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Хәзер ул урын су астында, әмма элек анда яшәүчеләр әлегә кадәр үзләрен мансурлылар дип саныйлар.

1931 елның декабрендә Калашниковлар гаиләсе Лаешка күченә. Ялан аяклы малай еш кына Кама буен чаба, узып китүче катерларны, көймәләрне күзәтә. Су коена, сары комда кызына, тиздән тормышы кискен үзгәрер дип башына да китерми.

Ул өлкәннәрдән сугыш башлануы турында, фашистлар басып керүе хакында ишетә.   Сугышка ничек озатуларын күрә... Ул чакта аңа 10 яшь була. Бу чорда бала акылы белән илебезгә нинди куркыныч янавын аңлый.

Сугыш чоры балалары өлкәннәргә булышырга омтылалар, аларны станок артларында, басуларда һәм фермаларда алыштыралар. Шулай итеп Бөек Ватан сугышы вакытында Петр Калашников Кама елгасында маякчы булап эшли. “Барысы фронт өчен! Барысы җиңү өчен!” – бу аның шәхси лозунгына әйләнә.

Сугыш бетә, тыныч  тормыш башлана. Петр 8 сыйныф тәмамлый. Иске Пристаньда №2 совхозда (№22 заводның шефка алган совхозы) эшли. 1951 елда Совет армиясе сафларына алалар, анда дүрт ел хезмәт итә.  1955 елда армиядән кайткач Шуранда Лаеш леспромхозында эшли. Аннан соң юл төзелеше идарәсендә тракторчы, сельхозтехникада, сельхозхимиядә тракторчы-бишенече разрядлы автослесарь булып эшли. Аның хезмәт стажы 40 елдан артык.

Петр Степановичның тормыш иптәше Мария Алексеевна белән дус-тату яшиләр. Бер кыз үстерәләр.

Хезмәттәге уңышлары өчен Петр Степанович күп санлы мактау грамоталары, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен 1967 елда Мактау китабына кертелгән.

Хезмәт һәм тыл ветераны Петр Степанович Калашниковны 90 яше белән Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов котлады. Ул өлешчә болай диде, мондый кешедән үрнәк алырга, кыенлыкларны җиңәргә,  максатка ирешүдә үҗәт булырга өйрәнергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Сугыш вакытында маякчы булып эшләгән

2
X